Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: Дөнья чемпионаты инвестицион проектлар юнәлешендә файда китерә
Дәүләт Думасы депутаты футбол мундиаленең Россиянең икътисади үсешенә йогынтысы турында сөйләде.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Дөнья чемпионаты икътисади үсешкә йогынты ясаячак, инвестицион проектларга синергия бирәчәк. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шулай дип саный. Бу хакта ул бүген IT паркта – шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә белдерде.
“Россия Федерациясе шәһәрләре федераль бюджет хисабына бик шәп инфраструктурага иреште. Инфраструктура – кеше капиталына кертемнәр дигән сүз. Бу икътисади үсешкә йогынты ясаячак. Чемпионаттан соң нинди бай мирас калачак бит! Спорт үсеше – болар бәяләп бетергесез нәрсәләр. Россия бүген ачык булуын, инвестицияләр килүен күрсәтә, билгеле, бу икътисадка өлеш керә. Футбол җанатарлары гына түгел, бизнесменнар да килеп, сөйләшүләр уздырырга, спорт инфраструктурасы белән танышырга өлгерә. Бу, һичшиксез, икътисадка кертем. Безнең бурыч – икътисадның 3,5-4 процентка үсеш кичерүе. Мондый чараларның мирасы аша без бу бурычны хәл итә алачакбыз”, - дип билгеләп узды Айрат Фәррахов чемпионатның әһәмиятен.
Депутат чемпионат барышында Татарстанга күпме инвестицияләр керүен тәгаен әйтә алмады, әмма инвесторлар булуында шиге булмавын әйтте. “Дөнья чемпионаты бу проектларга синергия бирә. Татарстан соңгы 5 елда инвестицияләр күләме буенча - лидерлар өчлегендә. Мин конкрет проектлар буенча сөйләшүләрдә катнашмадым. Әмма алар бар икәнен ышандырып әйтә алам”, – диде.
Айрат Фәррахов иртәгә Казанда Германия-Көньяк Корея матчы узачагын искәртеп: “Корея бизнесменнары безнең бизнесменнар белән очрашачак. Иртәгә алар монда киләчәк, бу - аларның Татарстанга беренче килүе. Беренче тәэсир ул һәрвакыт мөһим. Татарстан белән дә уртак проектлар барлыкка килер дип ышанам. Татарстанның игътибарны җәлеп итә торган өстенлеге – толерантлык, төрле милләт кешеләренең үзара хөрмәте. Бу - тотрыклылыкның бер факторы. Ул хакимиятнең төрле милләтләргә, юнәлешләргә ярдәме, теләктәшлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән”, - дип белдерде.
Татарстанда кунакханәләр алга таба ничек кулланылачак, дигән сорауга җавап биреп, Айрат Фәррахов республикада мираска зур игътибар бирелүен әйтте. “Без Универсада авылы булдырдык, аннары студентлар авылы булыр дидек, шулай булды да. Республикада эшмәкәрлек мохите яхшы. Кунакханәләр инфраструктурасына акча кертүчеләр берни югалтырга тиеш түгел, алар конкрет проектлар аша файдасын алачак. Якын арада Казанда эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс чемпионаты узачак”, - диде.
Айрат Фәррахов әйтүенчә, геосәяси вазгыять нинди генә булса да, Россия һәрвакыт принципиаль позициясен күрсәтә. “Россия дөнья чемпионатын уздыра алмас дип коткы таратырга теләүчеләр дә, рисклар да булды. Ә бүген без Россия Федерациясе халыкларының ачыклыгын күрсәтәбез. Социаль челтәрләрдә бәяләмәләрне карасак, чит ил кешеләре таң калган. Мин Америка кешеләре белән дә фикер алыштым. Алар аралашу ачык булуына шаккаткан”, - диде. Айрат Фәррахов чемпионатның эзсез узмаячагына ышануын белдерде. “Безгә бу киңкүләм спорт чарасының мирасы мөһим. Безнең үзебезне күрсәтергә бөтен мөмкинлекләребез бар”, - диде.
Депутат, чемпионатны югары бәяләп, матчларның яхшы оештырылуын белдерде. “Мин Санкт-Петербургта булдым. Атмосфераны тояр, Россия җанатарлары куәтен күрү өчен, махсус ике сәгать алдан килдем”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз