news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов:

“Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе бүгенге медицина казанышларын үзләштерү юлыннан бара”

Айрат Фәррахов: “Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе бүгенге медицина казанышларын үзләштерү юлыннан бара”

2009 елда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе зур уңышларга иреште. Республика “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре дә уңай булды. Быел үлүчеләр санының күпкә кимүен, яңа туган сабыйлар саны артуын күзәтергә туры килде. Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсен юкка гына Россиядә иң яхшылардан берсе дип атамады. Бу - Сәламәтлек саклау министрлыгының, аерым алганда министр Айрат Фәррахов эшчәнлегенең зур казанышы. Сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенең быелгы йомгаклары һәм 2010 елга планнары белән “Татар-информ” агентлыгы белән министр үзе уртаклашты.
- Айрат Зәкиевич, республикабызның сәламәтлек саклау министры вазифасында Сез инде ике елдан артык эшлисез. Күп тә түгел кебек. Әмма бу ике елда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе яңа баскычка күтәрелде. Республикабызда моңа нигез дә салынган иде. Министрлык зур нәтиҗәләргә ничек ирешә алды?
А.Ф. Президентыбыз Минтимер Шәймиев әйткәнчә, без барыбыз да көн саен эшкә йөрибез. Ә эштә без үз алдыбызга анык максатлар куябыз. Мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсе алдына без 2010 елда гомер озынлыгын уртача 70 яшькә кадәр җиткерү бурычын куйган идек. Әлеге бурычны без инде быел үтәдек. Республика үзе өчен беренчел медицина ярдәмен күрсәтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру стратегиясен билгеләде. Билгеле булганча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан җир шарында миокард инфарктыннан үлү очраклары саны 5 проценттан да артмаска тиеш дигән таләп куела. Һәм без моңа ирешергә тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – әнә шул дигән сүз. Әлбәттә, һәр участок хастаханәсендә дә бу максатка ирешеп булмый. Шуңа күрә республикада – Казан, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдә, район үзәкләрендә югары технологик медицина үзәкләре ачабыз. Анда инде кешегә югары квалификацияле ярдәм күрсәтелә.
- Бүген өлкә алдында халык арасында үлем-китем очракларын киметү бурычы тора. Сез республикабыз Премьер-министрына Хөкүмәт һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә медицина-санитар агарту һәм халык сәламәтлеген саклау программаларын эшләү буенча комиссия төзүне сорап мөрәҗәгать иткән идегез. Бүген халыкның үлем очраклары санын киметү мәсьәләсе ничек чишелә? Яңа туган балалар санын арттыруга, сабыйлар үлеме очракларын киметүгә ничек ирешәсез?
А.Ф. Әйе, без республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән идек. Безне, чыннан да, халык үлеме санының артуы борчый. Татарстан авылларында кешеләр арасында үлем очраклары саны 30 процент белән исәпләнә. Эшкә сәләтле ирләр хатын-кызлардан биш тапкырга күбрәк үлә. Татарстанда, Россия Федерациясе белән чагыштырганда, гомер озынлыгы 2 яшькә күбрәк булса да, бу әле югары күрсәткеч түгел. Аурупа илләренә йөз тотканда, без моны онытмаска тиеш. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә үлем-китем очраклары санының 30 процентка җитүен картаю, халык миграциясе кебек объектив сәбәпләр белән дә аңлатып була. Шул ук вакытта субъектив сәбәпләр дә бар. Спас, Тәтеш, Югары Ослан кебек районнарда без халык үлеме сәбәпләрен өйрәнергә, анализларга, бу мәсьәләне чишү мөмкинлекләрен карарга тиеш. Гомер озынлыгы өчен табиблар гына түгел, киң җәмәгатьчелек, хөкүмәт вәкилләре дә көрәшергә тиеш. Шуны истә тотып, без хөкүмәт һәм муниципаль берәмлекләрдә халык үлеме сәбәпләрен анализлау һәм бәяләү комиссияләрен төзергә кирәк дип саныйбыз. Бу комиссияләр халыкны агарту, сәламәтлеген саклау өлкәсендә комплекслы программаларны тормышка ашырырга тиеш булачак. Шул ук вакытта, әйтергә кирәк: быел халыкның үлү очраклары саны, узган ел белән чагыштырганда, 3,8 процентка кимеде. Бүген күрсәткеч – 1000 кешегә 12,8 белән исәпләнә. Ә соңгы дүрт айда 1992 елдан соң беренче тапкыр яңа туганнар саны үлгәннәр саныннан артып китә.
Быел республика сабыйлар арасында үлем очраклары санын киметүгә дә ирештек. Яңа туган сабыйлар саны күрсәткече - 1000 кешегә 11,9 белән исәпләнде. Бу – 2008 ел белән чагыштырганда, 7,1 процентка күбрәк. Хәзер күрсәткечләребез Аурупа күрсәткечләренә якынлаша.
- Республикада Татарстан халкына бушлай медицина ярдәмен күрсәтү турындагы Дәүләт гарантияләре программасы ничек үтәлә? Авыл кешесенә медицина ярдәме барып җитәме? Бу өлкәдә нинди проблемаларга очрарга туры килә?
А.Ф. Татарстанда тормышка ашырыла торган Дәүләт гарантияләре программасы баланслы дип саныйм. Күптән түгел Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә Татарстан 5 субъект арасында халыкка бушлай медицина ярдәмен күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда ирешкән уңышлары өчен 64,8 миллион сум күләмендә премиягә лаек була. Федераль үзәк тарафыннан республикада медицина ярдәме күрсәтүнең баланслы булуы, балалар үлеме, авыру кешенең хастаханәдә ятып чыгу вакыты, инвалидлыкка чыгу күрсәткечләренең Россиянең гомуми күрсәткечләреннән ким булуы да билгеләп үтелде.
Авыл кешесенә медицина ярдәмен күрсәтү турында сөйләгәндә, без стратегиябезнең районда һәр кешене югары технологик медицина ярдәме белән тәэмин итүгә юнәлтелгән булуын әйтеп узарга тиеш. Монда “алып барып җиткезү стратегиясе” тормышка ашырыла. Без һәр муниципаль берәмлектә, һәр авылда югары технологик медицина үзәкләрен төзү максатын куймыйбыз. Бу дөрес тә түгел. Медицина ярдәме сыйфаты үзәкләрнең якынлыгы белән билгеләнми. Республикада халкыбызга 1862 фельдшер-акушер пункты, үзәк район, участок хастаханәләре ярдәм күрсәтә. Махсус ярдәмне муниципальара медицина һәм югары технологик медицина үзәкләрендә алып була. Быел сәламәтлек саклау учреждениеләренә 400гә якын автомобиль тапшырылды. Бу эш Россиянең Төбәклэр үсеше министрлыгы белән Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешү нигезендә башкарылды. Билгеле булганча, сәламәтлек саклау өлкәсенең бүгенге бурычы – сәламәт кешенең сәламәтлеген саклау. Монда профилактика эше зур роль уйный. Бу юнәлештә нинди программалар тормышка ашырыла?
А.Ф. Бу өлкәдә булган күп төрле проблемаларга карамастан, соңгы елларда республикада профилактика медицинасы зур яңарыш кичерә дип әйтә алабыз. Быел "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында 83 меңнән артык кеше диспансеризация узды. Декабрь аенда республикада 14 Сәламәтлек үзәге ачылды. Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында табибка һәм шәфкать туташына пациентлар белән профилактика юнәлешендә эш алып барган, “сәламәтлек мәктәпләре”н оештырган өчен өстәмә түләү мөмкинлеген караячакбыз. Шуны да әйтергә кирәк: республика халкының 75 проценты үз сәламәтлеген саклау кирәклегенә әһәмият бирми. Без халыкта беренче чиратта сәламәт булу культурасын тәрбияләргә тиеш дип саныйм.
- Бүген республикада гомуми практика табибы эшенә зур өстенлек бирелә. Әмма республиканың кайбер учреждениеләрендә хәл үзгәрешсез кала. Барлык табиблар да бу яңалыкны кабул итәргә ашыкмый булып чыгамы?
А.Ф. Татарстанда гомуми практика табиблары институтына без зур өметләр баглыйбыз. Гаилә табибы – ул, беренче чиратта, белемле, югары квалификацияле белгеч. Гаилә табиблары эшен оештыруны өйрәнү максатыннан без хәтта Төркия, Израиль илләрендә дә булып кайттык. Казанда реформаны тормышка ашыру белән авырлыклар булды. Күп кенә белгечләр гаилә табиблары эшен аңлап җиткермәде. Минемчә, һәр реформа кыенлыкларга очрый. Иң мөһиме, халыкка гаилә табиблары эшенең әһәмиятлелеген күрсәтү. Табибның белеме сәламәтлекне саклау, медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләрен дөрес хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйм.
- Республикада стационар шартларында дәвалау өлкәсендә дә зур үзгәрешләр күзәтел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, инсульт кичергән кешеләрнең гомерен саклап калу юнәлешендә нинди эш башкарыла?
А.Ф. Стационар шартларда медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту бер канал аша финанслауны гамәлгә кертү, муниципальара медицина үзәкләрен ачу, хезмәт өчен түләүнең тармак системасына күчүгә әзерлек эше юнәлешләрендә алып барыла. Без районара кан тамырлары үзәкләре ачуны зур уңыш дип саныйбыз. Йөрәк-кан тамырлары авырулары - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республикада 850150 кеше шундый диагноз белән учетта тора. Үлем-китемнәрнең 62 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында килеп чыга. Ел саен Татарстанда хезмәт яшендәге 3500 кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә. Һәр ел саен республикада 6900 миокард инфаркты күзәтелә. Бу мәсьәләнең катлаулылыгын исәпкә алып, республикада кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча 8 үзәк ачылды. Бу Арча, Чистай, Буа, Түбән Камада урнашкан муниципалитетара үзңклэр; Яр Чаллы, Әлмәт һәм Республика клиник хастаханәсендәге региональ үзәкләр һәм Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге. Соңгысы калганнарның эшчәнлеген җайлап торучы баш үзәк. 2009 елның 11 аенда кан тамырлары авырулары үзәкләрендә 4,5 мең кеше дәваланып чыкты, 1200 кеше тернәкләндерүгә җибәрелде. Инсульт кичергән кеше еш кына тирә-юньдәгеләргә бәйле булып кала, инвалидлыкка чыга. Кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәкләре ачылганчы инсульт кичерүчеләрнең 60 проценты  якыннары ярдәменә мохтаҗ булып яши иде. Бүгенге көндә инсульт кичерүчеләрнең 60 проценты беркемгә дә бәйле булмыйча, тулы канлы тормыш белән яши. 2010 елда Республика клиник хастаханәсендә, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә дә шундый үзәкләр ачу максаты куела. Алга таба без медицинаның башка өлкәләренә караган махсус үзәкләр ачарга ниятлибез.
- Татарстанда югары медицина технологияләрен гамәлгә кертү буенча нинди проектлар тормышка ашырыла?
А.Ф. Республикада югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү зур үсеш ала. Билгеле булганча, Татарстанда Россиядә күрсәтелә торган югары технологик медицина ярдәменең 80 проценты күрсәтелә. Быел шундый ярдәмне 19 мең кеше ала. Планыбызда – бу санны 36 меңгә җиткерү. Халыкка югары технологик медицина ярдәме үтемле булсын өчен, республика өч зонага бүленә. Казанда югары технологик медицина ярдәмен Төбәкара клиника-диагностика үзәге, Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе кебек учреждениеләр, Яр Чаллыда кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсе, Әлмәттә – “Татнефть” ААҖенең медицина-санитар часте күрсәтә. Быел республика бюджетыннан югары технологик медицина ярдәменә - 727 миллион сум, Россия бюджетыннан - 160 миллион сум акча юнәлтелә. Аннан битәр, 2 меңгә якын татарстанлы Россия һәм чит ил килиникаларында дәваланырга җибәрелә.
- Республикада “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыруның нәтиҗәләре нинди?
А.Ф. 2009 елда без “Сәламәтлек” илкүләм проектының барлык 16 юнәлешен бик уңышлы тормышка ашырдык. Төп нәтиҗәсе – яңа туган балалар санының артуы һәм сабыйларның үлем очраклары саны кимүе, уртача гомер озынлыгы арту. Мәсәлән, сабыйлар арасында үлем очраклары саны күрсәткече турында сүз йөрткәндә, исән булып туган 1000 балага - 5,9 очрак туры килүен әйтергә була. Бу күрсәткеч Израиль, Бөекбритания, Италия, кебек илләр күрсәткечләренә якынлаша. АКШ, Корея, Латвия, Литва кебек илләрдә бу күрсәткеч Татарстанныкыннан югарырак та. Билгеле булганча, быел без проектның өч яңа юнәлешен тормышка ашырдык. Алар – М-7 федераль юлында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, кан хезмәтен камилләштерү, халыкта сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.
- Республика юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә аеруча зур әһәмият бирә. Кешеләр гомерен саклап калу мәсьәләләрен республика ничек хәл итә?
А.Ф. Бүгенге көндә республикабыз территориясе аша үткән М-7 федераль юлында урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә I, II һәм III дәрәҗәдәге травматология үзәкләрендә эшләү технологияләре гамәлгә кертелә. Элек без пациентны мөмкин кадәр тизрәк беренче очрый торган хастаханәгә илтеп җиткезергә тырыша идек. Әмма анда я табиб, я операция бүлмәсе булмый торган иде. Хәзер исә махсус атомобильләр авыру хәлдәге кешене травматология үзәкләренә илтеп җиткерә. Бүгенге көндә барлык үзәкләрдә компьютер томографлары, интраоперацион күзәтү өчен рентген комплекслары, кан составын анализлаучы җайланмалар, күзәтү мониторлары, ясалма үпкә вентиляциясе аппаратлары, башка медицина җиһазлары эшкә җигелә. III дәрәҗәдәге травма үзәкләрендә реанимация бригадалары кизү тора, авыр хәлдә булган кешеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Алга таба авыру кешеләр I һәм II дәрәҗәдәге травматология үзәкләренә илтеп яткырыла.
- Республикада шәхси медицина зур үсеш ала. Монда дәүләтнең өлеше дә зур, мөгаен.
А.Ф. Әйе республикада шәхси медицина зур темплар белән үсеш ала. Бу өлкә инвестицияләрне дә үзенә тарта. Тиздән республикада шәхси Перинаталь үзәк ачылыр дип көтелә. Бүген без бизнес-дәүләт хезмәттәшлегенә өстенлек бирәбез. Республикада гемодиализ ярдәменең 85 проценты - шундый хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Планда – министрлык каршында шәхси медицина буенча Координацион совет оештыру.
- Билгеле булганча, Сәламәтлек саклау министрлыгы 2007 елдан яңа мәгълүмат проектын тормышка ашыра. Диспетчер үзәген оештыруның беренче нәтиҗәләре дә бар. Ул турыда сөйләп китсәгез иде...
- Югары технологик медицина ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтүне оештыру, дәвалау учреждениесе эше нәтиҗәлелеген күзәтеп тору, анализлау максатыннан, республикада мәгълүмат-аналитик Диспетчер үзәге булдырыла. Бүген бу үзәк – Татарстан медицинасы көндәшлеген тәэмин итүче проект. Республикабызда 110 хастаханә, 163 сырхауханә, 18 мең табиб эшли. Алар арасында элемтәләрне җайга салырга кирәк бит. Сәламәтлек саклау өлкәсе – катлаулы бизнес-процесс. Аның белән дөрес идарә итәргә кирәк. Диспетчер үзәгенең тагын бер юнәлеше – медицина сурәтләре архивын булдыру. Бүгенге көндә республикада архивка 80 цифрлы аппарат тоташтырыла, 13545 сурәт архивка салына.
- Республикада медицина белгечләрен өлкәгә җәлеп итү мәсьәләсе ничек хәл ителә?
А.Ф. Соңгы вакытта республикада табиблар җитмәү мәсьәләсе алай ук кискен тормый. Монда “Сәламәтлек” илкүләм проектының роле зур. Муниципаль берәмлекләр башлыклары да сәламәтлек саклау өлкәсенә белгечләрне тарту мәсьәләсенә җитди карый башлады. Безгә башка төбәкләрдән дә югары квалификацияләре табиблар килә, аларга без эш өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Әлмәт, Түбән Камада эшләргә теләүче табиблар фатирлар белән тәэмин ителә. Билгеле булганча, табиб һәрвакытта да интеллигенция вәкиле булган. Аны район, өяз үзәкләрендә ике куллап эшкә алганнар, яшәү өчен барлык уңайлы шартлар тудырганнар. Моңа без дә омтылырга тиеш.
- Якын киләчәккә сәламәтлек саклау өлкәсен нинди яңалыклар көтә?
А.Ф. Бүген республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе хәзерге медицина казанышларын үзләштерү юлыннан бара. Иң мөһиме – бу юлдан тайпылмау. Халыкның үлеме очракларын киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда нәтиҗәле юлларны эзләргә кирәк. 2010 елда без онкологик авыруларга медицина ярдәме сыйфатын күтәрү максатыннан онкологик диспансерны модернизацияләү, аның нигезендә региональ үзәк булдыру максатын күздә тотабыз. 2013 елга югары технологик медицина ярдәме күләмен ике тапкырга арттыруны планлаштырабыз. Кадрларга инвестицияләр җәлеп итү, мәгълүмат технологияләрен үстерү, Диспетчер үзәген булдыруны төгәлләү кебек планнарыбыз да бар. Якын киләчәктә республикада Аурупа кардиологлары Ассоциациясе белән берлектә “Татарстан йөрәге” проекты гамәлгә ашырылачак дип уйланыла. Максатыбыз – сәламәтлек саклау өлкәсендә ярдәм күрсәтүне нәтиҗәле итү аша халык сәламәтлеген саклауда яңа нәтиҗәләргә ирешү.



Әңгәмәдәш – Ләйсән Әсәдуллина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100