Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Фәррәхов: “Ел азагына кадәр югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча Татарстанга дәүләт биремнәре күләмнәренең артуы ихтимал”
Айрат Фәррәхов: “Ел азагына кадәр югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча Татарстанга дәүләт биремнәре күләмнәренең артуы ихтимал”
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Быел “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектының яңа пилот юнәлешләре гамәлгә ашырыла.
Аларның берсе сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина хезмәтләре сыйфатын арттыруга кагылса, икенчесе югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт заказларын күздә тота. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Министр белдергәнчә, беренче өстенлекле программада республиканың 25 медицина учреждениесе катнаша. Агымдагы елның 29 нчы октябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу максатларга 50,3 миллион сум акча каралган.
Югары технологияле медицина ярдәме мәсьәләсенә килгәндә, Айрат Фәррахов әйтүенчә, республиканың медицина оешмалары заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазлар белән тәэмин ителгән, үз эшен төгәллек белән, җиренә җиткереп башкаручы кадрларга да кытлык юк. “Югары медицина ярдәме буенча уздырылган илкүләм конкурс сынауларын Татарстанның дүрт медицина учреждениесе – Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, “Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедия” учреждениесе уңышлы гына узды һәм дәүләт заказларына лаек дип табылды. Алар Россия күләмендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче учреждениеләргә бирелә торган дәүләт заказларының 8 процентын тәшкил итә. Әлбәттә, бу Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә карата югары бәя. Тәүге тапкыр дәүләт заказларын кабул итеп, без үзебезгә йөкләнгән җаваплылыкның җитдилеген дә тоярга тиешбез”, - дип белдерде министр.
2007 елның 29 нчы октябренә булган мәгълүматларына караганда, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелүгә республика карамагына 54, 68 миллион сум акча күчкән. Татарстан, Марий Эл, Чуашстан һәм башка төбәк халкына – барлыгы 780 пациентка ярдәм күрсәтелгән. Елның 2-4 кварталларына 54, 7 миллион сумга тәңгәл югары технологияле медицина ярдәменә дәүләт заказлары кабул ителгән. Республика клиник хастаханәсенә нейрохирургия буенча - 80 авыру (7,2 миллион сумга), Балалар республика клиник хастаханәсенә нейрохирургия, йөрәк-тамыр хирургиясе юнәлешләрендә – 200 авыру (20,3 миллион сум), Төбәкара клиник диагностика үзәгенә – 200 авыру (21 миллион сум) һәм травматология һәм ортопедия буенча – 100 авыруны (6,3 миллион сум) тернәкләндерү йөкләнгән.
Айрат Фәррахов журналистларга хәбәр иткәнчә, ел азагына кадәр югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүдә Татарстанга дәүләт заказы күләменең артуы да ихтимал. “Безнең хастаханәләр хәзер зур тизлектә эшләп, план күрсәткечләрен арттырып үтәп бара. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелүгә квоталар санын арттыруны да кайгыртачакбыз”, - диде ул. Аның әйтүенчә, квоталар сорап тапшырылган мөрәҗәгатькә бүгенег көндә федераль үзәктән җавап көтелә.
2007 елның тугыз ае эчендә федераль үзәкләргә югары технологияле медицина ярдәмен алуга 1257 пациент юнәлдерелгән. Аларны дәвалау якынча 133 миллион сумга төшкән.
Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, 2008 елдан “Сәламәтлек” өстенлекле проектына демографик үсеш концепциясе белән бәйле яңа ике юнәлеш өстәләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз