news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Айның зәңгәр күзләре” чарасы шагыйрә Наилә Ахунова иҗатына багышлана
Шагыйрә Наилә Ахунова, иҗатына 30 тулу уңаеннан, “Айның зәңгәр күзләре” дигән иҗат кичәсенә чакыра
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 9 март көнне Казанның “Золотой возраст” клубында шагыйрә Наилә Ахунова иҗатына 30 ел тулу уңаеннан, “Айның зәңгәр күзләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә шагыйрәнең элекке һәм соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре яңгыраячак, шулай ук “Ала карга” студиясенә йөрүчеләр, Наилә ханымның укучылары, аның “Качели” һәм “Вечернее солнце” җыентыкларында урын алган әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән музыкаль композиция дә тәкъдим итә. Моннан тыш, чараны үзләренең чыгышлары белән иҗатчылар Ольга Левадная, Луиза Янсуар, Борис Вайнер, Светлана Збратова, Владимир Гаранин, Полина Осипова бизәячәк.
Тагын шунысы: бу көнне “Лики Белой Вороны” дигән үзенчәлекле күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.
Наилә Гарифҗан кызы Ахунова — танылган шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Ул шулай ук унга якын китап авторы, драматург, сценарийлар язу остасы да һәм күпсанлы әдәби бәйгеләр лауреаты да. III Халыкара “Алтын мөнбәр” мөселман фильмнары фестивале кысаларында тәкъдим ителгән “Ласточка цвета жизни” дигән документаль фильм сценарие өчен, ул II Республика Кинофорумында лауреат исеменә лаек булган иде.
Моннан тыш, әдәби һәм иҗтимагый-педагоглык эшчәнлеге өчен, Н.Ахунова ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Студентлары лигасы, Казан дәүләт медицина университеты, “Бердәм Россия” фиркасенең Татарстандагы төбәк бүлеге, ТР Язучылар берлеге һәм башка оешмаларның грамоталары һәм Рәхмәт хатларына да ия булган иде.
Инде ун елдан артык, Н.Ахунова үзе оештырган “Ала карга” берләшмәсен җитәкли. Әйтергә кирәк, әлеге студия күп кенә яшь талантларга ныклы җирлек булды. Биредә тәрбияләнгән шагыйрьләр, автор-башкаручылар бүгенге көндә республикада гына түгел, ә башка чит төбәкләрдә дә иҗатларын дәвам итә.
Яшь иҗатчыларның ел саен уздырыла торган “Галактика любви” фестивале исә казанлыларны гына түгел, ә республиканың башка төбәкләреннән дә каләмчеләрне үзенә туплый, биредә шулай ук инвалид балалар да үзләрен сынап карый.
Быелның февралендә ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм тәрҗемә бүлеге бертавыштан Н.Ахунованы, “Әдәбияттагы күпьеллык хезмәте өчен” номинациясендә, М.Горький исемендәге әдәби премиягә тәкъдим итте. Аның кандидатурасын шулай ук Казан медицина университеты, Е.Боратынский музее, Бөтенроссия инвалидлар берлегенең Татарстанстан оешмасы да яклап чыкты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot