news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына керү бушлай булачак

Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла.

Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына керү бушлай булачак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Татарстан музейларында бушлай керү өчен көннәр булдырылачак. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин "Татарстанның музей язы – 2019" акциясенә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта әйткән. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2019 елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр өчен дә бушлай булачак. Әлеге чара ел ахырына кадәр дәвам итә. Ел ахырында йомгак ясала һәм, нәтиҗә уңай булган очракта, тәҗрибәне киңрәк кулланырга мөмкин. Муниципаль һәм шәхси музейларга бездән үрнәк алырга киңәш итәбез», - дигән ул.

Бу хактагы карар 26 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

Мондый билет өч балага кадәр озата баручы бер ата-анага (хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен ташламалы тариф гамәлдә) кагыла. Бу очракта балалар өчен керү бушлай булачак. Хәзерге вакытта механизм уйлап бетерү стадиясендә. Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100