news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Сирәк кулъязмалар табылмый диярлек

Болгар ислам академиясендә кулъязмаларны реставрацияләү һәм цифрлы форматка күчерү лабораториясе эшли башлаган.

Айнур Тимерханов: Сирәк кулъязмалар табылмый диярлек
Солтан Исхаков

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгар ислам академиясендә җитәкче вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов кулъязмаларны реставрацияләү һәм цифрлы форматка күчерү лабораториясе эшчәнлеге белән таныштырды.

«Лабораториядә меңнән артык сирәк кулъязма һәм китаплар саклана. Аларның иң борынгысы 1490 елга карый. Ул — Әбүгалисинаның чирләрнең атамаларын өйрәнүгә багышланган хезмәте. Якынча ун китап реставрацияләнде инде. Иске китаплар төрле җирләрдән җыела. Китереп тапшыручылар да бар. Безнең хезмәткәрләр экспедицияләргә дә чыга. Бүгенге көндә сирәк һәм бик кыйммәтле кулъязмаларны табу юк дәрәҗәсендә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Кавказ республикаларында кулъязмаларның күбесе шәхси коллекцияләрдә саклана һәм аларны лабораториягә тапшырмыйлар. «Анда шундый культура — борынгы китапларны тапшырмыйлар. Ул китаплар турында мәгълүмат кына бирәләр. Кайбер китапларны шулай өйрәнәбез», — дип аңлатты ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, лабораторияне реставрация белгечлегенә укучылар өчен практика урыны итеп тә кулланып була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100