news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Быел укырга кергән студентларның яртысы диярлек татар милләтеннән

Быел Болгар Ислам академиясендә барлыгы 115 студент белем алачак.

Айнур Тимерханов: Быел укырга кергән студентларның яртысы диярлек татар милләтеннән
Солтан Исхаков

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов сүзләренчә, быел академиягә укырга керүчеләрнең кырык проценттан артыгы татар милләтеннән.

«Быелгы кабул итү кампаниясенең бер үзенчәлеге бар: магистратура һәм докторантурага кергән студентларның яртысы диярлек (40 проценттан артыгы) татар милләтеннән. Аларның ислам фәннәрен һәм телне белү дәрәҗәсе башка еллардан аерылып тора. Быелгы аерма күзгә бәрелеп тора, башка елларда студентларның бер өлеше сайлап алуның төрле этабында төшеп кала иде», — дип сөйләде

Аның сүзләренчә, академия мөмкин кадәр күбрәк чит ил студентларын җәлеп итү максатын куймый. Шулай да бүгенге көндә академиядә Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Гарәп Әмирлекләреннән килгән студентлар бар.

«Чит илдән укырга керүчеләрнең ислам фәннәре өлкәсендәге белеме нык аерылып тора димәс идем. Инде тел белеме ягыннан безнең укучыларыбыз өстенрәк тора», — ди Болгар Ислам академиясе җитәкчелеге.

Ул докторантурага укырга керүчеләрнең 100 сораудан торган тестка җавап бирү вакыты турында әйтеп узды. Гарәп Әмирлегеннән килгән абитуриентка сорауларга җавап бирү өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булган, ә Болгар Ислам академиясендә магистратураны тәмамлаган абитуриент 40-50 минутта җавап язган.

  • Быел Болгар Ислам академиясендә барлыгы 115 студент белем алачак. Студентлар өчен академиядә уку яшәү һәм туклану, академиянең матди-техник базасыннан файдалану бушлай. Шулай ук укудагы уңышларга бәйле рәвештә ун мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге дә бар. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100