Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы кинофестиваль лауреаты булды
Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивалендә «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы җиңде.
Фильм беткән авылның соңгы кешесе булган Габдулла турында. Фильм татарча төшерелгән.
Алмаз Нургалиев сәхнәдән татар телендә әти-әнисенә, якыннарына рәхмәтләрен җиткерде. «Фильмыбыз шулай бәяләнгән икән, димәк, без дөрес юлда», - диде ул.
«Җиде утрау арасында» — кинофестивальнең төп конкурсына кергән дүрт Татарстан фильмының берсе.
Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз