news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айнур Галимов Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары вазифасына расланды

Билгеләнү турындагы документ Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Айнур Галимов Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле документ Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган.

“2017 елның 25 сентябреннән Галимов Айнур Газинур улы Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә”, - диелгән республика Министрлар Кабинеты карарында.

Айнур Галимов 1986 елның 12 гыйнваренда Яңа Чишмә районында туган. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының “Юриспруденция” белгечлеге бүлеген тәмамлаган. 2008 дән 2011 елга кадәр Казанның Яңа Савин районында прокурор ярдәмчесе, 2011 елдан Казанның Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot