Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айнур Айделдинов традицион икътисад белән генә конкуренцияне җиңеп булмавын белдерде
Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе фикеренчә, Россиянең венчур индустриясен киңәйтү өчен, Хөкүмәт тә шартлар тудырырга тиеш.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Традицион икътисад белән генә конкуренцияне җиңеп булмый. Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында шулай дип белдерде.
“Бездә хәзер инновацион компанияләргә ярдәм итү чаралары турында төрлечә сөйлиләр, күп бирдек дип тә әйтәләр. Ләкин санап чагыштырсак, 10 ел элек венчур индустриясендә 53-54 млрд долларга якын акча иде, шуның 28-30 млрды Америкага туры килә, калганы Европага, Япониягә карый иде. Россиянең ул чакта базары бөтенләй юк иде, 100 млн доллар булгандыр, бәлки. 10 ел узгач, венчур индустриясендәге акча 150 млрд доллардан артып ките. Аның 80 млдтан артыгы Америкага, 48 млрды Азиягә туры килә – Кытайга, Сингапурга, Индонезия, Малайзиягә, ә 10 ел элек анда базар бөтенләй юк иде, димәк, 10 ел эшләсәң, нәрсәгәдер ирешергә була”, - дип белдерде Айнур Айделдинов.
Аның әйтүенчә, Россия, талантлы кешеләр, куәтле технологияләр булса да, андый нәтиҗәгә ирешә алмады. “10 ел элек венчур индустриясендә гомуми сумма 200 млн доллар иде, бүген дә шул күләмдә генә эшлибез. Шуңа киләчәккә бурычлар күп. Хөкүмәтнең дөрес итеп проблемаларны аңлап, тиешле дәрәҗәдә игътибарын биреп, шартлар тудыруы – өстенлекле бурыч. Илнең алдынгы булуы мөһим, бүген традицион икътисад белән генә конкуренцияне җиңеп булмый”, - диде фонд җитәкчесе.
“Өегездә Россиядә җитештерелгән товарны эзләп табуы бик кыен, өстегездә дә күбрәк чит илдә җитештерелгән кием бит. Безнең аяк киемен җитештерү өлкәсе дә соңгы 20 елда юкка чыкты дияргә була, бөтенесе импорт, ә кешеләргә кая эшләргә соң? Технологиянең яңа дулкыны килде. Бүген цифрга бәйләнгән икътисад хакимлек итә, ул яңа информация, аны нинди тизлектә эшкәртү, яңа интеллектка бәйле. Шушы технологияләр артыннан бик тә конкурентлы көрәш бара. Әгәр илебезнең тиешле дәрәҗәдә алдагы 20 елда конкурентлы урынын тәэмин итәсе килә икән, бу өлкә иң мөһиме булачак. Моңа басым ясамасак, киләсе 50 елда нәрсә буласын күз алдына китерү авыр”, - дип саный Айнур Айделдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз