news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Айделдинов инновация тудыруда катнашучыларны атады

“Кайбер технология буенча меңәр кеше эшли, әмма кайсы технология беренче булып базарга чыга, бөтен уңыш шул кешеләргә елмая”, - ди фонд җитәкчесе.

Айнур Айделдинов инновация тудыруда катнашучыларны атады
Александр Эшкинин

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Инновация тууында һәм кулланыла башлавында өч кеше роль уйный. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов сөйләде.

“Инновация нәрсә ул дигәч, төрле кеше төрлечә аңлый. Инновацияне һәрчакта да кешеләр яңа продукт дип уйлый. Диктофон да безнең өчен инновацион яңа продукт, чөнки безнең илдә чыгарылмый ул. Профессионаллар телендә инновацbон продукт үзе генә берни түгел. Шушы продукт белән кешеләр күбрәк кулланган саен гына, аның кыйммәте дә шулкадәр зуррак була. Продукт базарда киң катламда кулланырга тиеш, шул чакта гына ул инновацион була ала”, - дип белдерде Айнур Айделдинов.

Әңгәмәдәш инновациягә өч әйбер – продукт, технология, яңа идарә ысуллары керүен әйтте. “Үзебез беренче адымнарны ясаганда, шулай уйлый идек: университетларда укымышлы кешеләр бар, алар инновацион продукт уйлап чыгарсалар, аңа акча гына кертергә кирәк һәм ул үзеннән-үзе базарга чыга ала, янәсе. Баксаң, инновация турында сөйләгәндә, мөһим өч кеше бар икән. Беренчесе – укымышлы кеше. Ул белем җыю, системага кую белән мәшгуль. Икенче мөһим кеше – инноватор, инновацияне нәтиҗәле итеп гамәлгә кертүче. Шул әйберләр тормышка ашкач, өченче кеше кирәк. Ул яңа технологияне дөрес итеп тиешле вакытта базарга кертә белүче. Аны эшмәкәр дип атыйбыз. Өч кеше берьюлы бер технология өстендә эшләргә тиеш. Ләкин кайсы технология яхшы, кайсы технология начаррак дип әйтер өчен, бүгенге көндә шуны күздә тотарга кирәк: кайбер технология өстендә дөнья буенча меңәр кеше эшли, әмма кайсы технология беренче булып базарга чыга, бөтен уңыш шул кешеләргә елмая”, - ди Айнур Айделдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100