Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
“Әйтик, Ирландиядә компания булдыру, күп дигәндә, бер атна, бездә ул ярты ел”, - ди Татарстанның Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов Россиядә инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде. Алар хакында ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
Аның сүзләренчә, инновацион компания булдыру Россиядә ярты, хәтта бер елга сузылырга мөмкин.
“Мәсәлән, роботны күз алдына китерәсез бит. Бүген роботлар сәнәгать өлкәсендә кеше хезмәтен кулланмыйча югары сыйфатлы товарлар булдырганда кулланыла. Мәсәлән, инновацион компания шундый робот ясыйсы килсә, бер деталенә Кытайдан заказ бирә, икенче деталенә Америкадан бирә. Логистика үзәкләрендә роботлар эшли, аларга көпчәкләр куела, алар бөтенесе дә Кытайда ясала. Әйтик, шушы роботны ясаганда, Кытайга заказ бирдең ди. Безнең почта эше, таможня эше сыйфаты белән Кытайдан безгә товар килеп җитү 2-5 айга да сузылырга мөмкин. Мәсәлән, тартманы ачасыз, Аллага шөкер, килеп җитте дисез, ләкин дөрес модель килеп җитмәгән, ялгышканнар кытайлылар. Сезгә ябарга кирәк тә, алыштырып җибәрегез, дөрес җибәрмәгәнсез, дияргә кирәк. Бу безнең таможня өчен бик авыр әйбер – ник кире җибәрәсез, 10 кәгазь тутырасы... Ул бюрократия белән безнең инновацион компания бер ел вакытын сарыф итәргә мөмкин. Ә ул вакытта технологияне инде башкалар кулланырга, я искерергә мөмкин”, - дип аңлатты фонд рәисе.
Айнур Айделдинов Ирландиядә бу проблеманың 2-3 көн эчендә хәл ителергә мөмкин булуын әйтте. “Ирландиядә компания булдыру, күп дигәндә, бер атна, бездә ул ярты ел. Шуннан аңлыйсыз инде, базарга кем беренче йөгереп килеп җиткәнен”, - ди ул.
Фонд җитәкчесе сүзләренчә, инновацион компанияләр тоту өчен өч мөһим әйбер бар. Аның берсе инновацион компанияләрне булдыру чыганагы. “Күбесенчә, яхшы инновацион компанияләр зур корпорацияләрдән чыгалар, ләкин алар бик әкрен, бюрократия зур, яңарышны тиз генә кертә алмыйлар, чөнки аңлау процедурасы бик катлаулы. Шуңа күрә күп кенә кешеләр шушы компанияләрдән чыгып, үзенең яңа компаниясен булдыралар”, - ди ул.
Аның әйтүенчә, венчур индустриясе фондлары статистикасы шундый: портфельдә 10 проект булса, 70-80 проценты үлә. 10-20 проценты тыккан инвестицияләрне кире кайтарырга ярдәм итә. Ә менә 1-2 проекты шушы портфельдән 10-1000 мәртәбә күбрәк акча кертергә ярдәм итәргә мөмкин”, - ди ул.
Айнур Айделдинов күп кенә илләрдә зур корпорацияләрнең инновацион компанияләрнең продуктларын күреп, зур акчага сатып алырга әзер булуын белдерде. “Шушы культура керергә тиеш. Әлегә бу өлкәдә мактанырлык казанышлар юк. Бу Хөкүмәт, бизнес алдында да зур бурычлар”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз