news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Айнес Системс” һәм “Казан электр техникасы заводы” уртак венчур проектын гамәлгә ашырачак

Аны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе автоматлаштырылган идарә системасы, предприятиене анализлау һәм системаны кулланылышка кертү методикаларын эченә алган продукт булырга тиеш

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Алманиянең “Айнес Системс” ҖЧҖ “Казан электр техникасы заводы” ААҖ белән уртак венчур проектын гамәлгә ашырырга ниятли. Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында яклар бу хактагы килешүне имзаларга җыена.

Әлеге венчур проекты 150 дән 1500 гә кадәр кеше эшләгән сәнәгать предприятиеләре өчен автоматлаштырылган идарә системасын эшләү һәм аны кулланылышка кертү ысулларына кагыла. Аны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе автоматлаштырылган идарә системасы, предприятиене анализлау һәм системаны кулланылышка кертү методикаларын эченә алган продукт булырга тиеш.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, продуктның бәясе 100-200 мең евро күләмендә булачак, аны кулланылышка кертү өчен күп дигәндә 1 ел вакыт таләп ителә. Ул зур булмаган производство предприятиеләре өчен кызыклы булыр дип көтелә. “Казан электр техникасы заводы” ААҖ әлеге продуктны төзү һәм сынап карау өчен мәйдан белән тәэмин итүгә гарантия бирә. Завод җитештерү процессын мәйдан һәм җиһазлар, белгечләр белән тәэмин итәргә әзер. Алман компаниясе исә бу проектны гамәлгә ашыруга үз белгечләрен һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен җәлеп итәчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100