news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар

Айгиз Баймөхәммәтов - зур популярлык яулаган “Калдырма, әнкәй” китабы авторы.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган яшь башкорт язучы Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабының бер герое – “Татар-информ” редакторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте. “Мин китабыма татар шагыйре Роберт Миңнуллин турында хикәят, “Казан утлары” журналының баш мөхәрире Рөстәм Галиуллин, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән әдәби форумнарда төшкән рәсемнәр дә керттем”, - диде ул.

Айгиз Баймөхәммәтов - зур популярлык яулаган “Калдырма, әнкәй” китабы авторы, милли телдә иң күп сатылган китаплары буенча язучы “бестселлер авторы” буларак танылды.

Язучының башкорт телендә яңа басылып чыккан «Кызык был тормош...» китабының төп геройлары – үзенең замандашлары. Айгиз китапны юмор белән язарга, укучысын елмайтырга тырышуын әйтә.

Китап 2 мең данә тираж белән басылып чыкты.

Айгиз Баймөхәммәтов әлегә китапның презентациясе булмаячагын әйтә. “Ел ахырында тагын берничә китабы басылырга тиеш. Алар башкорт, рус, чуваш һәм казах телләрендә булачак. Бәлки, ел азагында шуларны берләштереп йомгак ясалыр”, - ди ул.

  • Айгиз Баймөхәммәтов – Башкортстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты. Авторны таныткан “Калдырма, әнкәй” китабы рус, чуваш, татар, казах, азәрбәйҗан телләренә тәрҗемә ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot