news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй!» китабын Казахстанда һәм Кыргызстанда чыгарганнар

Әсәр Казахстанда бестселлерга әверелгән.

Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй!» китабын Казахстанда һәм Кыргызстанда чыгарганнар
архив

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әнкәй!» китабы Казахстанда һәм Кыргызстанда нәшер ителгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Кыргызстанда ул «Таштабачы, апаке!» атамасы белән чыккан. Китапны казах теленнән Жолдубек Качкынбаев кыргыз теленә тәрҗемә иткән. Басманың тиражы 2000 данә. Бу китапны Бишкәктә Гөлфирә Гаскәрова тәрҗемәсендә рус телендә дә чыгарганнар.

2018 елда Алма-Атада бу повесть казах телендә «Тастамашы, ана!» исеме белән 5000 данә тиражда басылды. Әсәр шунда ук Казахстанда популярлашып, бестселлерга әверелгән. Повесть буенча Күкчәтауның «Эл-Жастар» Яшьләр театрында спектакль куелды. Күптән түгел китапның рус варианты дөнья күрде, диелгән бу хәбәрдә.

Башкорт язучысы китаплары Казахстан һәм Кыргызстанның китап кибетләрендә сатыла инде. Май аенда әлеге республикаларда Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашулар планлаштырылган.  

  • Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның икенче китабы татар телендә басылды, дип хәбәр иткән идек. Башкортстанның Шәехзадә яшьләр премиясе лауреаты Айгиз Баймөхәммәтов укучыга ятим балаларның ачы язмышын сурәтләгән “Калдырма, әнкәй!” китабы аша танылды.
  • Китап татар, казах, чуваш һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Әсәр буенча яшь режиссер Илсур Казакбаев Гафури театрында шул исемдәге спектакль дә сәхнәләштерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot