news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Әюпова нәни укучыларга «Хәрефләр йокы илендә», «Аю җиләге» китапларын тәкъдим итте

Авторның зур хыялы – балалар өчен беренче энциклопедия чыгару.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Казанның “Бала Сити” халыкара полилингваль балалар бакчасында «Үчтеки» балалар проектының җитәкчесе Айгөл Әюпова үзенең балалар өчен язылган «Хәрефләр йокы илендә», «Аю җиләге» китапларын нәни укучыларга тәкъдим итте.

«Бүген безнең балалар бакчасында зур бәйрәм, бездә кунакта – әкиятләр язучы автор, минем якын дустым, искиткеч сәләтле шәхес Айгөл Әюпова. Әлеге китап - Сезнең зур хезмәтегез. Әти-әниләр, балалар исеменнән, Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләгезгә уңышлар телибез, сез - искиткеч үрнәк гаилә! Татар халкы өчен күп эшлисез», – диде “Бала Сити” директоры Альбина Насыйрова.

«Үчтеки» проекты үз эшен минем улым туу белән  башлап җибәрде. Әсәрләр язуым да проектым белән тыгыз бәйләнгән: иҗат җимешләремне социаль челтәргә урнаштыргач, кайбер сәләтле әти-әниләр үзләре үк бу әсәрләрне китап рәвешендә эшләп чыгарды. Еш кына: «Кайдан табып була ул китапны?» – дип сораучылар да булды. Моңа бәйле рәвештә китапларны бастыру идеясе барлыкка килде. Минем иптәшем – Илдар Әюпов, ул «Теория» дизайн-студиясе җитәкчесе, китапны эшләргә студиянең талантлы бизәүчеләре Анастасия Павлова белән Диләрә Хәсәнова дә ярдәм итте», – диде Айгөл Әюпова.

«Хәрефләр йокы илендә», «Аю җиләге» китаплары авторы «Хәзер балалар китапларына ихтыяҗ бармы?» дигән сорауга үз фикерен белдерде: «Минемчә, ихтыяҗ бар. Бигрәк тә сабыйлар өчен. Сыйфатлы, каты эчлекле китаплар бик кирәк. Ана буларак та әйтә алам, «Үчтеки» проектындагы әти-әниләр бу турыда еш сорап язалар. Әлбәттә, мин, беренче чиратта, үз балаларыма язам, аларның кызыксынуларыннан чыгып. Шуңа күрә аларга ошыймы, юкмы – шунда ук күреп алам. Бу яктан миңа күпкә җиңелрәк».

Айгөл Әюпова киләчәккә планнары белән дә уртаклашты: «Әлбәттә, планнарым бик күп. Безнең «Үчтеки» проекты буенча да кызыклы видеолар эшли башлаган идек, аларны дәвам итәсе килә. Моннан тыш, балалар өчен беренче энциклопедия чыгару – зур хыялым, чөнки ул юк дәрәҗәсендә. Татар телендә, балаларны төрле яктан үстерә торган китаплар чыгарасым килә».


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100