Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айгөл Əюпова баланы миллəтче итеп тəрбиялəргə кирəкми дигəн фикердə
Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче көне уза.
(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Корстон күңел ачу комплексында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышында Илдар һəм Айгөл Əюповлар татар гаилəсе нинди булырга тиеш дигəн темага чыгыш ясады. Чарада "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə катнаша.
"Без балаланы миллəтче итеп тəрбиялəмибез. Аларны ирекле рəвештə татар мохитендə үстерергə кирəк. Шул вакытта балалар миллəт өчен җан атачак. Балаларны мəҗбүрилəргə ярамый", - ди Айгөл Əюпова.
"Балалар өчен тулаем татар мохите хəзер Казанда юк. Без кулыбыздан килгəнчə балаларыбызны татар чараларына йөртергə тырышабыз. Баланың уйлау теле - дуслар белəн аралашу теле ул. Əгəр дə урамга чыгып, дуслары белəн сөйлəшə башлый икəн, ул аны беренчел тел итəчəк. Мин баланың үзенə сиздермичə генə уеннар аша телгə мəхəббəт уяттым. Балалар психологиясенə дə нигезлəнергə кирəк", - дип саный Айгөл һəм Илдар Əюповлар.
"Башка теллəрне инкарь итү дөрес түгел. Башка мəдəнияткə карата да нəфрəт тудыру башка сыймый. Төрле мəдəнияткə дə кызыксыну уятырга кирəк. Бала русча сөйлəшə башласа, "юк, мин сине русча аңламыйм", дип татарча итеп əйткəн гаилəлəрне белəм, шул рəвешчə тəрбиялилəр. Шəхсəн без шул юнəлештə эшлибез. Балалар бездəн үрнəк алырлар дип өметлəнəбез", - диде Илдар Əюпов.
"Без татар гаилəсен килəчəктə супер проект итеп оештырырга җыенабыз. Татар гаилəлəрнен əлеге проектта катнашуларын көтеп калабыз", - дип нəтиҗə ясады Бөтендөнья Татар Конгрессы рəисе Ринат Закиров.
- 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
- Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз