news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Муллагалиеваның иҗаты III халыкара төрки хикәя бәйгесендә икенче урынны яулады

Бакуда үткәрелгән төрки дөньяның танылган шәхесләре катнашындагы тантанада бәйге җиңүчеләре ачыкланды

(Истанбул, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Агымдагы елның беренче аенда Ауразия язучылар берлеге халыкара “Кашгарлы Мәхмүт хикәя бәйгесе” игълан иткән иде. Күптән түгел Азербайҗанның башкаласы Бакуда әлеге конкурсның нәтиҗәләре ачыкланды. Тантана кичәсе төрки халыкларның мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙның булышлыгы белән үткәрелде. Анда Азербайҗан мәдәният һәм туризм министры Вагыйф Алиев, Төркия мәдәният һәм туризм министры вәкиле Ниһат Гүл, Эскишәһир губернаторы Гүнгөр Азим Туна, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов, Ауразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу, Азербайҗан язучылар берлеге җитәкчесе Анар, Төркиянең Азербайҗандагы илчесе Альпер Җошкун катнашты.

Хикәя бәйгесендә беренчелекне Казакъстан язучысы Нургали Оразов яулады. Татарстаннан Айгөл Муллагалиева икенче урынга лаек күрелде. Өченче урын Азербайҗан язучысы Азәр Алпайга бирелде. Төньяк Төрек Кипр Җөмһүрияте язучысы Исмәгыйль Бозкурт исә “2014 елда төрки дөньяның әдәбият кешесе” дип игълан ителде.

ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касеинов чыгышында, мондый бәйгеләрнең әдәбият тармагында яшь талантларны үстерүгә йогынты ясаганлыгын искәртеп, болай диде: “Бу бәйге Македониядән алып Якутиягә чаклы булган географияне колачлый. Анда 13 илнең язучылары катнашты. Бу төр чаралар төрки халыкларны бер-берләре белән тагын да ныграк багланышка этәрә, үзара элемтәләрне җылыта. Төрки мәдәниятнең олуг фикер иясе  Кашгарлы  Мәхмүт тагын бер кат искә төшереп, хезмәтләренең кыйммәтен аңларга ярдәм итә”.

Кунакларга Төркия сәламнәрен тапшырып чыгыш ясаган Ниһат Гүл бәйгегә катнашкан каләм ияләренә рәхмәт хисләрен белдерде. Һәм, төрки дөньяда 2015 елның төрек драматургы Һалдун Танәр елы булуы уңаеннан, төрки халыклар арасында “Һалдун Танәр пьеса бәйгесе” үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Аның фикере җылы кабул ителде.

Төрки телләрнең беренче сүзлеген язып, тел һәм әдәбият өлкәсендә әһәмиятле эз калдырган Кашгарлы Мәхмүтнең тууына 1000 ел тулу мөнәсәбәте белән, 2008 елда Төркиядә төрки халыклар арасында проза һәм поэзия буенча бәйге үткәрелгән иде. Анда Татарстаннан шагыйрь Мөхәммәт Мирза дәрәҗәле исемнәр яулаучылар арасында урын алды. Быел Ауразия язучылар берлеге тарафынан өченче тапкыр үткәрелгән бәйгедә дә татарстанлы әдипнең катнашып, алдынгы урынга лаек күрелүе - куанычлы күренеш. “Кашгарлы Мәхмүт хикәя бәйгесе” төрки дөняның беренче һәм бердәнбер әдәбият бәйгесе булуы белән әһәмиятле.

Редакциядән. ТР Язучылар берлеге идарәсе быел июнь аенда әлеге иҗади бәйге турында игълан иткәнчә, 
халыкара конкурста дүрт урын билгеләнә, дүртенче урын өчен кызыксындыру премиясе бирелә.
1 урын өчен – 154 000 сум.
2 урын өчен – 115 000 сум.
3 урын өчен – 75 000 сум.
4 урын өчен – 38 000 сум.

Искәртеп үтәбез: киң җәмәгатьчелеккә Мәхмүт Кашгари  буларак билгеле Мәхмуд ибн әл-Хөсәен ибн Мөхәммәд әл-Кашгари (1028 яки 1029 елда Иссык Күлдән ерак булмаган Барскан каласында туган 1101 яки 1126 елда Кашгар янындагы Опалда вафат булган) — Урта гасырлардагы мәшһүр төрки филолог һәм лексикограф. Аның XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрек» («Төрки сүзләр җыентыгы») исемле мәшһүр сүзлеге Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән дә аерым үрнәкләр китерелгән: шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, сүзтезмәләр һ. б.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100