Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айгөл Әхмәтгалиева актриса Рәмзия Закирҗанованың 60 яшьлегенә багышлап пьеса язган
«Матур City» музыкаль комедиясе премьерасы Кариев театрында 12 февральдә була.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың 60 яшьлек юбилеена багышлап «Матур City» дигән пьеса иҗат иткән. Спектакль 12 февральдә тәкъдим ителәчәк.
«Пьесаны Айгөл Әхмәтгалиева дүрт ай элек язды. Хәзерге вакытта спектакль репетицияләре бара. Пьеса автобиографик әсәр түгел. Анда чынбарлык һәм Рәмзия ханым уйный торган герой — Гөлнараның хыялы бар. Хыял кинәт кенә юкка чыга һәм шуның аркасында ул яңа мәхәббәтен таба», — дип сөйләде матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Юбиляр Рәмзия Закирҗанова өчен Гөлнара ролен башкару дулкынландыргыч булып тоелган. «Миңа шулкадәр җаваплылык йөкләнә. Пьесада хатын-кыз мәхәббәте, ялгызлык, беренче мәхәббәткә кайту теләге һ.б. кебек темалар бар. Артист өчен махсус язылган спектакль — һәр кешегә дә тәтеми торган бәхет. Нәтиҗәсен премьерада күрербез», — диде актриса һәм театр директоры, режиссер, авторга рәхмәтен белдерде.
Рәмзия Закирҗанова ( 1961 елның 10 маенда Азнакай районында туган) — драма актрисасы, Камал театры (1981-1992 елларда), Кариев театры (2007 елдан) артисты. Татарстанның атказанган артисты (2011). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2014). Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз