Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айгөл Гыймранова: Татар теленә куркыныч янаса, беренче булып башкорт теле бетәчәк
«Милли телләр арасында татар теле иң соңыннан бетәргә мөмкин», — дигән фикердә Америкада яшәүче журналист.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар теленә юкка чыгу куркынычы янаса, беренче чиратта, башкорт теле бетәчәк, ди Америка Кушма Штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче журналист Айгөл Гыймранова-Лион.
«Соңгы арада Татарстан белән Башкортстан арасында аңлашылмаучанлыклар бар. Бу — сәясәт, халык мәнфәгате түгел ул. Татар теленә бетү куркынычы янаса, берәр төрле һөҗүм булса, беренче чиратта, татар теле түгел, ә башкорт теле югалачак. Чөнки татарлар күп, башкортлар аз. Башкортлардан алда Себердәге халыкларның теле бетәчәк. Татар теле дә бетәргә мөмкин, әмма соңрак», — диде ул.
Айгөл Гыймранова-Лион фикеренчә, телне саклауда татар һәм башкорт халкы бергә эш итәргә тиеш.
«Гомумән, соңгы арада милли телләрне саклау авырайды. Бу татар һәм башкорт теленә генә түгел, башка халыкларга да кагыла. Шуңа күрә башкорт һәм татар халкы телне саклау эшендә бердәм булырга тиеш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Элегрәк Айгөл Гыймранова-Лионның Америкадагы татарлар һәм башкортлар турында «Мөһаҗирләр» дигән Ютуб-канал ачканын язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз