news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Горнышева: “Казанда озак вакытка исәпләнгән мәдәниятне үстерү программасын эшләү вакыты килеп җитте”

Максатлар зурдан – киләчәктә күп кешене җәлеп иткән чаралар Казан шәһәренең йөзен тулырак чагылдырырга ярдәм итәчәк

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда озак вакытка исәпләнгән мәдәниятне үстерү программасын эшләү вакыты килеп җитте. Хәзердән үк без балаларга сәнгать юнәлешендә белем бирүне үстерү программасына тотынырга әзер. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” утырышында Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева белдерде.
Ул балаларга өстәмә белем бирү дигән темага багышланган чыгышында 2014 елда балалар катнашында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә тормышка ашырылачак проектлар белән таныштырып үтте. Аның фикеренчә, бүген яшь музыкантларга һәм рәссамнарга махсус белем бирү генә түгел, аларның тормышта үз урыннарын табу да зарур. Казанда 53 сәнгать мәктәбе эшләп килә, өч баланың берсе шушы уку йортларында өстәмә белем ала.
“Без бүген якташларыбызның музыка өлкәсендәге төрле уңышлары белән горурлана алабыз. Соңгы вакытта Казан шәһәренең рәсем буенча шөгыльләнүчеләрнең уңышлары сөендерә”, - диде ул, аларның берничәсенең “Россиянең яшь талантлары” бәйгесендә җиңеп чыгып, “2013 елның сәләтле балалары” мега-проектында катнашырга җыена.
Яңа ел бәйрәмнәреннән беренче каналда “Балалар тавышы” дип аталган яңа проект тормышка ашырыла башлый. Анда җырчы Дима Билан төркемендә Казаннан 13 яшьлек башкаручы Айгөл Вәлиуллина да катнашачак.
Әмма Айгөл Горнышева бүгенге көндә мәдәниятне хезмәт күрсәтү өлкәсенә кертеп карауларына борчыла. Ул билгеләп үткәнчә, бу елның 1 сентябреннән яңа федераль дәүләт таләпләре гамәлгә кертелде. Аның буенча өч баскычлы белем бирү системасында сәнгать мәктәпләренең роле үсә. “Безнең максат – өстәмә белем бирүнең җайлы системасын эшләү. Бу үз чиратында күбрәк баланы мәктәпләргә җәлеп итәргә һәм даими үзгәреп торган технологияләр ярдәмендә белем бирергә мөмкинлек тудыра. Боларның барысын истә тотып, без балаларга сәнгать юнәлешендә белем бирүне проектлар аша тормышка ашырырга булдык. Аларның нигезендә җыелма коллективлар оештыру тора. Казанда шундый өч коллектив – балалар хоры, фольклор ансамбле һәм яшьләрнең симфоник оркестры бар. Балалар хоры - 1000, фольклор ансамбле 350 яшь баянчыны һәм курайчыны берләштерә”, - диде А.Горнышева. Балалар хоры 2014 елда кышкы Олимпия уеннары ябылышында чыгыш ясар дип көтелә. Проблемалар да юк түгел, ТР Симфоник оркестры белән хезмәттәшлектә эшли торган яшьләрнең симфоник оркестрының эшен тагын да җәелдереп җибәрү өчен, Казанда оркестр мәктәбенә нигез салу сорала. Чиратта – балаларның тынлы уен коралларыннан торган оркестрын оештыру. Максатлар зурдан – киләчәктә күп кешене җәлеп иткән чаралар Казан шәһәренең йөзен тулырак чагылдырырга ярдәм итәчәк.
2014 елның 26 ноябрендә “Республика казанышы” проекты кысаларында яшьләр оркестры концерт куячак. Ә җәен Россия актеры Константин Хабенский белән уртак чыгыш ясау көтелә. Шулай ук дөньякүләм танылган пианист Денис Мацуев белән чыгышлар планлаштырыла.
Әлеге проектлар чын-чынлап тамашачыларга барып җитсен өчен, инструментларны һәм костюмнарны яңартырга кирәк. Ә моның өчен 4 млн. 100 мең сум акча сорала. Башкаладагы барлык музыка һәм сәнгать мәктәпләренең материаль базасын яңарту өчен, 40 млн. сум акча тотарга кирәк. Эшне берләштереп алып бару өчен, шәһәркүләм ресурс үзәген булдыру сорала.
Шулай ук шәһәр халкы катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына – “Җырчы Казан” һәм 2014 елда “Казан рәсем ясый” проектларын тормышка ашыру көтелә.
Шәһәр мэры Илсур Метшин фикеренчә, шәһәребездә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәләтле балаларның талантлары ачылсын өчен, барлык шартларны тудырырга кирәк. Аларның киләчәктә музыкант, рәссам булып китүе мөһим түгел, бу шөгыль төрле яклап үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, әлеге өлкәгә киләчәктә зур игътибар биреләчәк. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Универсиада узган көннәрдә Игенчеләр сарае каршындагы паркта, Универсиада авылында, башка урыннарда мәдәни чаралар, халыкара уеннарның ачылышы һәм ябылышы 97 процентка казанлылар көче белән башкарылган. Универсиада уңышлы узган да киткән, командада эшләү үзенең җимешләрен биргән, ә балалар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тота, аягында нык басып тора. Боларның барысын да исәпкә алып, мэр балаларга мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүгә акча жәлләмәскә чакырды.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot