news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Горнышева Казан ТЮЗының баш режиссер эзләве турында әйтте

ТЮЗның баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрның труппа җыелышында бу вазифадан китүен белдерде, ул хәзер театрның куючы режиссеры булачак.

Айгөл Горнышева Казан ТЮЗының баш режиссер эзләве турында әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТЮЗ яңа баш режиссер эзли. Театр директоры Айгөл Горнышева ТЮЗның матбугат үзәге аша бүген таратылган пресс-релизда шулай дип белдерә.

Кичә ТЮЗның баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрның труппа җыелышында бу вазифадан китүен белдерде, ул хәзер театрның куючы режиссеры булачак. «Мин шундый карарга килдем, бу минем үз теләгем», — дип ачыклык кертте Туфан Имаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Китү сәбәбен ул вакыт җитмәүгә бәйләп аңлатты.

«Туфанга баш режиссер вазифасында башкарылган эшләре өчен рәхмәт. Уртак казанышларыбыз бар. Репертуарыбызда рус классикасы әсәрләре барлыкка килде, алар бүген бик актуаль. Без алга таба кайсы юнәлешне алачагыбызны яхшы аңлыйбыз», дигән директор Айгөл Горнышева хәбәрдә.

Хәбәрдә ул баш режиссер вазифасына кандидатура эзләнүе турында искәрткән. Директор алга таба яшь режиссерлар катнашында яңа проектлар да булачагын вәгъдә итә.

Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов театрда рәссам Валентин Губарев картиналары буенча спектакль чыгара. Алга таба ТЮЗда Маяковскийны, А.П.Чеховның «Дядя Ваня»сын куярга теләге бар.

  • Туфан Имаметдинов Чаллыда туып үскән. Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган.
  • 2014 елның декабрендә Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнде. Туфан Имаметдинов куйган «Из глубины… («Художник Винсент Ван Гог») спектакле 2017 елда дүрт номинациядә «Алтын битлек» премиясе номинанты булды. Хәзерге вакытта Туфан Имаметдиновның «Әлиф иҗат берләшмәсендә чыгарган «Әллүки» спектакле өч номинация буенча «Алтын битлек»кә дәгъва итә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100