news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Габдрахманова законда яшьләр эшчәнлеге чагылган төшенчәләр юк дип саный

"Сәләт" үзәге җитәкчесе парламент аша теге яки бу канунга үзгәртүләр тәкъдим итәчәген әйтте.

Айгөл Габдрахманова законда яшьләр эшчәнлеге чагылган төшенчәләр юк дип саный
Султан Исхаков/архив

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Сәләт" яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова формаль рәвештә яшьләр эшчәнлеген алып бару турында канун нигезендә язылган төшенчәләр юк дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Яшьлəр парламентына кандидатлар сайлау буенча буенча дебатларда сөйләде.

"Россиядә яшьләр турындагы закон кирәк дип уйлыйм. Башка федераль законнарда да безнең эшчәнлек күрсәтелмәгән", - диде ул.

Айгөл Габдрахманова Яшьләр парламентын яшьләрнең теге яки бу кануннарга, актларга мөнәсәбәтләрен, фикерләрен җиткерә алучы трибуна дип атады. "Шул ук вакытта ул иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә алу мәйданчыгы да булып тора", - ди ул.

"Миңа кандидат булу бик кирәк, чөнки мин үз карашымны беллерә алам. Закон ошамый икән, мин аны үзгәртү яклы, тәкъдимнәремне әйтәм. Мондагы кандидатлар яшьләр төзегән иҗтимагый берлек исемен дә тәкъдим итә. Аның да үз проблемасы, сораулары бар", - диде кандидат.

Айгөл Габдрахманова шушы юнәлештә фикердәшләре белән эшләргә планлаштыруын әйтте. "Икенчесе - уку-укыту мәсьәләләре. Минем өчен бу бик мөһим. Гармонияле шәхесне үстерер өчен нәрсәләрне үзгәртергә кирәк? Башлангыч, урта белем бирү системалары бар. Минемчә, алар бер чылбырда эшләргә тиеш", - дип саный ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100