news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Габдрахманова Евразия Региональ үзәге идарәсенә сайланган

“Сәләт” Яшьләр үзәге директоры ICYF-DCда Россияне тәкъдим итүче бердәнбер вәкил.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 22-24 октябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә өченче тапкыр узган Islamic Conference Youth Forum for Dialogue and Cooperation (ICYF-DC) Ассамблеясендə “Сәләт” Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова Евразия Региональ Үзәге идарәсенә сайланган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Төркиядә узган Islamic Conference Youth Forum for Dialogue and Cooperation Ассамблеясендә яңа президентны, җитәкчеләр командасын сайладылар. Миңа үземнең кандидатурамны чыгарырга тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым”, - ди Айгөл Габдрахманова.

“Әлеге чара дүрт елга бер тапкыр үткәрелә. Анда оешма өчен бик тә мөһим сораулар чишелде, карарлар чыгарылды, нигезләмә каралды”, - ди “Сәләт” Яшьләр үзәге директоры.

“Россиядән бер мин генә булдым. Анда “Сәләт” вәкиле буларак катнаштым. Ә “Сәләт” шушы оешманың әгъзасы”, - диде Айгөл Габдрахманова.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, бу вакыйга “Сәләт” өчен шатлыклы хәбәр, чөнки “Сәләт” ICYF-DCда Россияне тәкъдим итә. “Сәләт”нең исеме бар дөньяга яңгырап торсын дип телибез”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100