news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Фазыйлованың улы Яңа елны яңа өйдә каршы алды - «Ватаным Татарстан» газетасы

Яман чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәтта чит илдә дә беләләр хәзер.

Айгөл Фазыйлованың улы Яңа елны яңа өйдә каршы алды - «Ватаным Татарстан» газетасы
vatantat.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Яман чирдән вафат булган Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәтта чит илдә дә беләләр хәзер. Аның баласын тәрбиягә алырга теләүчеләр дә күп булды. Әмма Айгөлнең әнисе ягыннан туганнары, баланы үзебез үстерәбез, диләр.

“ВТ” журналисты да кечкенә Әмирнең хәлен белешеп торды.

Сабыйны әлегә кадәр Рәхилә апасы тәрбияләп торса, ул Яңа ел алдыннан Айгөлнең абыйсы гаиләсенә кайтып китте. Алар Татарстанның бер районында яшиләр. Биредә Әмирне район башлыгы да, укытучылар да, күрше малайлар да көтеп торган. Үзе дә сөенеп кайтты.

– Артык игътибардан да арыган идек. Бала белән урамга да чыгып булмый. Бармак төртеп, бу бит Әмир, дип күрсәтәләр. Соңгы вакытта күчтәнәч бирүчеләр дә, бүләк китерүчеләр дә күп булды. Бала бозылып бетә язды. Туганнарымда яшәү аңа бик яхшы булачак. Аякларым төзәлгәч, мин дә янына кайтырмын, каникулларда Казанга чакырырмын, – ди Рәхилә апа.

Әмир кайтуына аңа дигән бүлмәне җиһазлап куйганнар. Күбесе Айгөлнең үзенеке икән. Малайның әнә шуңа да күңеле күтәрелгән.

“Безгә бернинди ярдәм дә кирәкми. Акча да җыймасыннар. Безнең хакта язмасыннар да. Баланы тынычлыкта үстерәсе килә. Аның аякка бастырырга мөмкинлегебез җитә”, – ди яңа опекуннары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100