news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Биктимерова: «Ифтарны болай да уздырып була икән» дигән нәтиҗәгә килдек

«Киләсе елда халыкны күпләп җыеп, бергә намаз уку мөмкинлеге дә булсын иде, быелгыча мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге дә булсын иде, дип телибез», — диде ул.

Айгөл Биктимерова: «Ифтарны болай да уздырып була икән» дигән нәтиҗәгә килдек
Рамиль Гали

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле пандемия аркасында VIII Республика ифтары быел ифтар җыелмаларын ланч-боксларда тарату рәвешендә узды. «Ифтарны болай да уздырып була икән» дигән нәтиҗәгә килдек», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

«Республика ифтарында бер көн килеп булышсалар да, ай буе эшләсәләр дә, эшли алабыз икән дигән нәтиҗәгә килдек. Бер көн эчендә 25-30 мең кешене җыеп ашатуның чыгымнары, билгеле, күбрәк. Аның мораль ягы да авыррак, 30 мең кешегә өстәл әзерләргә, җыярга, аннары таратырга кирәк», — диде Айгөл Биктимерова.

Аның сүзләренчә, ифтарны быелгыча уздыру ифтар ризыклары алдан әзерләнгән исемлек буенча күбрәк мохтаҗларга барып ирешүе ягыннан уңай күренеш. «Волонтерларның, яшьләрнең дә 30 көн бер казанда кайнавы, бергә ай буе эшләве күңелле. Шулай да, масштабы, күп кеше җыю ягыннан Республика ифтары да үзенә бер күңелле чара», — диде ул.

«Киләсе елда халыкны күпләп җыеп, бергә намаз уку мөмкинлеге дә булсын иде, быелгыча мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге дә булсын иде, дип телибез», — диде Айгөл Биктимерова.

Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов киләсе елда ифтарны традицион форматта уздырып булачагына өметен белдерде. «Без инде аны хәзер үк киләсе елга кайда уздырырбыз дип уйланабыз, чөнки Рамазан ае салкын вакытка таба күчә бара», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100