news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Бариева Монреальдәге Россия консуллыгында татар ашлары пешерергә өйрәткән

Җырчы зур бәлеш һәм дучмак пешерү буенча мастер-класс үткәргән.

Айгөл Бариева Монреальдәге Россия консуллыгында татар ашлары пешерергә өйрәткән
https://www.instagram.com/aigul_barieva/

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Канаданың Монреаль шәһәрендәге Россия Генераль консуллыгы резиденциясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева татар милли ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

“Чит илдә артистлар арасында милли ашлар буенча мастер-класс әле беренче генә тапкыр һәм Россия консуллыгы инициативасы белән үткәрелде. Чарада Монреальдә яшәүче һәм Генконсуллыкта эшләүче татар диаспорасы вәкилләре дә катнашты”, - диде ул.

“Мин төрле милләт кешеләре өчен милли ризыкларыбыз буенча мастер-класс уздырдым. Татарлар да, руслар да, молдованнар да, казахлар да, башкортлар да, канадалылар да бар иде. Шуңа күрә ике телдә, ә кайчакта өч телдә (татар, рус һәм инглиз) алып бардым”, - дип сөйләде Айгөл Бариева.

Җырчы сөйләвенчә, кызларның барысы да өлгер булып чыккан. “Барысын да тиз эләктерәләр, булдырдылар. Без бергәләп зур бәлеш һәм дучмаклар пешердек”, - диде ул.

“Мондый чарада катнашуым өчен “Мирас” татар мәдәни үзәгенә һәм Генераль консуллыкка рәхмәтемне белдерәм ”, - диде Айгөл Бариева.

Мастер-классны тулырак Россиянең Монреальдәге Генераль консуллыгы сәхифәсендә карарга мөмкин.

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Листайте Это был супер вечер с супер людьми.Я провела Мастер класс наших национальных блюд для людей разных национальностей !Это было впервые в Монреале!И нигде нибудь ,а в резиденции самого консула России в Монреале Сергея Викторовича Камзалова!Присутствовали и татары,и русские,и молдоване,и казахи,и башкиры,и канадцы - поэтому вела на двух языках,а порой и на трех языках(татарском,русском и анлгийском),чтобы было понятно всем.Девочки все большие молодцыыы!Схватывали все быстро !Умнички Мы приготовили вместе зур бәлеш и дучмаки!Получилооось очень вкусно!Все большие молодцы!Огромное спасибо за поддержку @zilya_mirgalieva и всем девочкам центра татарской культуры "Мирас" Кому интересно ,как все это проходило,смотрите сторизы и прямые эфиры #канада #монреаль @miras_montreal #татаркызлары #айгульбариева #мастеркласс #montreal #mirasmontreal #tatarlar #аллагашөкер #исапсызхисапсызрәхмәтРаббыма

Публикация от Aigul Barieva засл.артист РТ (@aigul_barieva)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100