news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Бариева “Үлемсез полк” акциясен әби-бабаларны онытмау чарасы дип атады

Җырчы Җиңү көне булмаса, халык тыныч тормышта яши алмас иде дип саный.

Айгөл Бариева “Үлемсез полк” акциясен әби-бабаларны онытмау чарасы дип атады
Айгөл Бариеваның шәхси архивы

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Казанда үтүче “Үлемсез полк” йөрешен сугышта катнашкан өлкән буынны онытмау чарасы булуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Минем өчен “Үлемсез полк” акциясе – мәңгелек хәтер. Әлеге чарада без балаларыбызга, оныкларыбызга сугышта катнашкан әби-бабаларыбызны онытмавыбызны күрсәтәбез. Җиңү көнен берничек тә онытып булмый. Без дәү әти, дәү әниләребезгә бик тә рәхмәтлебез”, - диде җырчы.

Быел Айгөл Бариева “Үлемсез полк”та икенче тапкыр гаиләсе һәм “Кызлар Пати” төркеме белән катнаша. “Барыбыз бергә җыелышып, полкка чыгарга булдык. Ул бик күркәм, матур үтә”, - диде ул.

Җырчы әтисенең әтисе – Мәсгут Бариев портретын алып чыккан. “Ул гвардиядә кече сержант булган. Бабам хәрби солдатлар төркеме белән күзгә-күз очраша, өчесен үтерә, калган өчесен пленга ала. Моның өчен аңа “Батырлык өчен медаль” тапшыралар”, - диде Айгөл Бариева.

“Яшьләр олы кешеләрне ихтирам итеп, аларга һәрвакыт рәхмәтле булып, тарихыбызны онытмыйча яшәсеннәр иде дигән теләктә калам”, - дип сөйләде җырчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100