news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Бариева Канаданың Ванкувер Сабан туенда чыгыш ясаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ванкуверда яшәүче татарларга сәламләү юллаган.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Танылган җырчы Айгөл Бариева Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган Сабан туенда чыгыш ясаган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.  
  • Британия Колумбиясе провинциясе саналган Ванкувер каласында милли бәйрәмне 22 июльдә билгеләп үттеләр.  
Сабан туенда Айгөл Бариева җирле индеец белән чыгыш ясарга да өлгергән.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ванкуверда яшәүче татарларга сәламләвен юллаган. "Бәйрәмгә килүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре саны елдан-ел ишәя, аның популярлыгы арта, географиясе киңәя, мәдәни багланышлар ныгый бара. Быелгы Сабантуй, кайда яшәүләренә карамастан, барлык татарларның тормышында күренекле вакыйга булыр, дип ышанам. Һәркемгә чын йөрәктән күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - диелә Президентның сәламләвендә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100