news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Бариева: Бишенче балалар музыка мәктәбендә белем алмасам, җырчы булмас идем

Бөек Ватан сугышы тәмамланган елда ачылган белем бирү йортына 75 ел тулды.

Айгөл Бариева: Бишенче балалар музыка мәктәбендә белем алмасам, җырчы булмас идем
Владимир Васильев

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Казан шәһәрендәге 5нче балалар музыка мәктәбенең 75 еллык юбилее билгеләп үтелде. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева әлеге мәктәптә укымаса, «мөгаен, җырчы да булмас идем», — дип белдерде. Кичәдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

«Балалар музыка мәктәбендә укымасам, җырчы булыр идем микән, дигән сорау туа. Юк, дип җаваплыйм. Мәктәптә мин иҗади фикер йөртергә өйрәндем. Монда исә яраткан укытучыларымның хезмәте зур. 1980 елларда укыганда сольфеджио дәресләре ярдәмендә мин гармония көйләргә өйрәндем, ул осталыкны Гөлнара Беляевадан үзләштермәсәм, җырчы буларак, хәзер эшләү җиңел булмас иде», — диде Айгөл Бариева.

Җырчы иҗат итүнең беренче күнекмәләренә дә музыка мәктәбе дәресләрендә төшенүен әйтте. «Ноталар буенча җырларга өйрәнмәгән булсам да, җырчы була алмас идем. 5нче мәктәпнең барлык укытучылары игътибарлы, сабыр булулары белән истә калган. Мәктәбемнең һәрвакыт алда булуын телим, хәзер дә монда да һәрвакыт мәхәббәт һәм шатлык мохите хөкем сөрсен иде, талантлы балалар ташкыны беркайчан тукталмасын», — диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илһам Байтирәк 5нче музыка мәктәбен 1983 елда тәмамлаган. «Педагоглар ярдәмендә мәктәбем минем өчен иҗат лабораториясенә әйләнде. „Фортепиано өчен балалар пьесалары“ җыентыгына кергән әсәрләрем беренче тапкыр нәкъ менә әлеге мәктәп диварларында яңгырады. Еллар узган саен мәктәп белән элемтәбез ныгый бара», — диде композитор.

Музыкаль мәктәп директоры Светлана Сөләйманова мәктәпнең Бөек Ватан сугышы беткән елда ачылганын сөйләде. «Иң элек ул Жданов урамындагы „соры йорт“ бинасында урнашкан булган. Беренче уку елында 75 бала укырга кергән һәм анда фортепиано һәм скрипка белгечлекләре генә булган. Бүгенге көндә мәктәптә 9 бүлек бар: җидесе — музыкаль, берсе — бию һәм тагын берсе рәсем бүлекләре. Мәктәбебез зур, 502 укучыбыз бар», — ди ул.

«Безнең мәктәп базасында Россиядәге беренче Рок-мәктәп ачылды. Соңрак алар аерым бинага күченде. Ремонт булганнан соң, безгә республикада бердәнбер саналган электрон орган бүләк иттеләр. Хәзер кече орган залы бар, балаларыбыз да органда уйнарга өйрәнә башлады. Булат һәм Илсөяр Хисмәтовлар, композитор Миләүшә Хәйруллина, җырчы Тамчыгөл — барысы да бездән чыккан шәхесләр», — диде музыка мәктәбе директоры.

Мәктәпне юбилее белән котлар өчен, шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова да килгән иде. «1945 елда, сугыш бетүенә карамастан, илебез җимерек хәлдә була. Нәкъ шул елда музыкаль мәктәпләр ачыла башлый. 5нче музыка мәктәбе — Россиядә иң яхшы мәктәп исемлегенә керә, бу — сәнгать мәктәбе», — диде ул танышып чыкканнан соң.

Мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова фикеренчә, музыка мәктәбендә иҗат белән шөгыльләнергә барлык шартлар тудырылган. Ул Светлана Сөләйманова һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнара Беляевага Россиянең мәдәният министры исеменнән Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен укытучыларга бүләкләр тапшырды. 



Галерея: Казандагы бишенче музыка мәктәбенең 75 еллык юбилее
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100