news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шаһимәрдәнов Россиядә мөселман эшмәкәрләре иң актив булган төбәкләрне атады

Лидерлар арасында — Татарстан һәм Дагыстан Республикалары.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Россиянең Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов Россиянең иң актив төбәкләре дип Татарстанны һәм Дагыстанны аерып чыгарды. Бу хакта ул “Азан” радиосы оештырган тапшырудагы әңгәмәдә хәбәр итте.

“Россия Федерациясендә иң актив төбәк – ул Татарстан. Безнең ассоциация дә иң беренче шушында булдырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу эштә башкаларга этәргеч бирүдә зур көч куя. Аңа карап, эшмәкәрләр дә алга таба бара. Икенче урынга мин Төньяк Кавказдагы Дагыстан Республикасын куяр идем. Бу регион бик актив, алар көн дә ниндидер очрашулар, чаралар үткәрә. Без алар белән һәрдаим аралашып торабыз”, — ди Айдар Шаһимәрдәнов.

Аерым алганда, ул Татарстан буенча ассоциациягә бизнес проектлар белән килүче кешеләрнең күплеген искәртте. “Проектларның эчтәлеге бал, умартачылыктан башлап, ниндидер космик корабларга кадәр барып җитә. Шуңа күрә масштаблы проектлар да бар дип әйтә алам. Барлык проектларның тормышка ашырылу күләме 3-5 процентка тигез”, — ди Айдар Шаһимәрдәнов.

Аның әйтүенчә, бу проектлар нигездә авыл хуҗалыгына, төзелешкә һәм IT-технологияләргә кагыла. Иң өметле юнәлешләрнең берсе дип ул Россиядә фермерлык юнәлешен атады. “Җәмгыять бүген кирәк булган проектларны тормышка ашыра”, — диде Айдар Шаһимәрдәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100