news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шаһимәрдәнов Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең 2017 елга планнары турында сөйләде

Максат — хәйрия фонды булдыру һәм “Россия тимер юллары” җәмгыятен хәләл ризык белән тәэмин итә башлау.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Россиянең Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов оешманың 2017 елга билгеләнгән планнары белән уртаклашты. Максат – хәйрия фонды булдыру һәм “Россия тимер юллары” җәмгыятен хәләл ризык белән тәэмин итә башлау. Бу хакта ул “Азан” радиосы оештырган тапшырудагы әңгәмәдә хәбәр итте.

Россиянең Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе 2017 елга куйган максатлардан берсе — хәйрия фондын булдыру, ди Айдар Шаһимәрдәнов. “Безгә көн саен кешеләр ниндидер кайгы-хәсрәтләре белән килә. Эшмәкәрләрне алар иксез-чиксез хәйрия чыганагы дип кабул итә", — ди ассоциация җитәкчесе. 

Аның әйтүенчә, эшмәкәрнең эшен теләсә кайсы башка җан иясе белән чагыштырып була. “Без хуҗалыкта сыер тотсак, сөт алыр өчен аны иң элек яхшылап тәрбиялибез, ашатабыз, эчертәбез һ.б. Әгәр дә без аннан артыгын таләп итә башласак, аны карамасак, ул үләчәк. Шуның кебек эшмәкәргә дә максималь уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Шул вакыт ул баер һәм шуның аркылы хәйрия эшен дә тормышка ашырыр”, — ди Айдар Шаһимәрдәнов.

Хәйрия фонды булдырылгач, мохтаҗлар турыдан-туры махсус хәйрия фондына гына бара алыр, ди ул.

Ассоциациянең икенче зур проекты — “Россия тимер юллары” җәмгыятендә хәләл ризык белән тәэмин итү системасын эшләтеп җибәрү. Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең бу өлкәдә инде тәҗрибәсе бар. Аларның тырышлыгы белән 2016 елның 1 гыйнварыннан "Аэрофлот" авиакомпаниясендә хәләл ризык белән тәэмин итү системасы эшләп киткән. “Россия тимер юллары" җәмгыяте белән бәйле менә инде ел ярым эшләнгән проектыбыз 2017 елда тормышка ашыр дип өмет итәбез”, — диде Айдар Шаһимәрдәнов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100