Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Шаһимәрдәнов: Бизнес – ул барлык мөселманнарны берләштерә алырлык уртак башлангыч
Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты аны мөселман дөньясында таралган төрле агымнар вазгыятендә бердәнбер һәркемгә аңлаешлы платформа, ди.
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов бизнесны бөтендөнья мөселманнарын берләштерә алырлык уртак башлангыч дип саный. Бу хакта ул “Азан” радиосына белдергән.
Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре мөселманнар арасында төрле аңлашылмаучанлыкларны читләтеп үтә алырлык кулай платформа булдыру турында күп уйлаган. “Билгеле булганча, мөселман дөньясында хәзер төрле хәрәкәтләр, агымнар таралды. Кызганычка каршы, алар арасында каршылыклар да бар. Шуңа күрә без үзебезгә бизнесны төп нигез итеп билгеләдек. Бизнес – ул дөньядагы бөтен кешегә аңлаешлы, һәркемне берләштерә ала торган башлангыч”, - диде Айдар Шаһимәрдәнов.
Бизнеста кабул ителгән төгәллек, теге яисә бу килешү нәтиҗәсендә алынган керем төшенчәләрен ул Россия эшмәкәрләре өчен дә, чит ил эшмәкәрләре өчен дә бер дип саный. “Без Россиягә санкцияләр керткән яисә башка негатив чаралар үткәргән илләр белән эшләгән вакытта аларның сәяси идарәсе белән түгел, ә турыдан туры эшмәкәрнең үзе белән эш итәбез. “Әйе, бу килешү миңа бик файдалы, ләкин минем дәүләт бу илгә санкция кертте һәм мин моны эшләмәячәкмен”, - дип әйткән эшмәкәрләрне әле очраткан юк. Бизнес – ул бөтен дөнья мөселманнарын берләштерә алырлык уртак башлангыч”, - диде Айдар Шаһимәрдәнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз