news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: Татарстанда төрки яшьләр лагере оештырырга кирәк

Бу тәкъдим Казанда уза торган “Төркиләр алтыны” II Бөтенроссия яшьләр форумында яңгырады.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Төркиләр алтыны” ("Золото тюрков") II Бөтенроссия яшьләр форумы Казанда 5-9 октябрь көннәрендә үтә. Аның эшендә Россиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнаша, нигездә, алар – төрки милләт вәкилләре. Милләтара дуслыкны ныгыту, төрки яшьләрнең мөмкинлекләрен үстерү максатын тоткан форумны оештыручылар – Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы.
 
Яшьләр бу форумга Россиядә яшәүче төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен, традицияләрен һәм көнкүрешен танытуга юнәлдерелгән проектлар алып килергә тиеш иде. Иң уңышлы дип табылган проектларны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тормышка ашырырга ярдәм итәр дип көтелә.
 
 
Фикер алышу мәйданы Казан читендә урнашкан “Идел” яшьләр лагерендә бара. Яшьләргә идеяләрен чынбарлык тормышка яраклы дәрәҗәгә җиткерергә, проектлар төзергә экспертлар булыша, мастер-класслар уздыра.
 
Татарстанны форумда 60 делегат тәкъдим итә. Делегатларның берсе – интернетта татар телендә фән, белем һәм мәгърифәт тарата торган “Гыйлем” проекты баш мөхәррире, КФУның 3 курс студенты Айдар Шәйхин белгергәнчә, “Төркиләр алтыны” форумы актив төрки яшьләргә танышу, аралашу, социаль проектларда тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырган.
 
“Мин бу форумда беренче тапкыр катнашам. Башка төбәкләрдә яшәгән яшьләрдән, үз идеяләреңне гамәлгә ашырырга өйрәтүче экспертлардан кызыклы тәкъдимнәр ишеттек. Мәсәлән, Татарстанда "Сәләт" лагерьләре, Актанышта "Бүләк" лагере, керәшеннәрнең “Айбагыр” этнолагере уңышлы гына эшләп килә, республикада яшәүче чуаш яшьләре дә үзләренең шундый этник лагерен булдырырга хыяллануын белдек. Нәтиҗәдә, без барыбыз Татарстанда төрки яшьләрнең уртак лагерен ачарга дигән фикергә килдек. Сөйләшүләрдә төрки халыкларның спорт уен төрләрен, музыка уен коралларын хәзерге тормышка кайтару һәм башка шундый мәсьәләләр күтәрелде. Проектлар рәвешендә теркәлгән бу теләк-тәкъдимнәрне тормышка ашырсаң яхшы булыр иде”, – дип сөйләде Айдар Шәйхин.
 
Быелгы форумда Айдар Шәйхин “Гыйлем” проектын тәкъдим итә. Аерым алганда, әлеге интернет-порталда татар халкы тарихы, татар теле тарихы, гомумән, тюркологиягә кагылышлы видеокурслар урнаштыру эшчәнлеге белән таныштыра. “Безнең “Гыйлем” проекты белән башка милләтләр дә кызыксынды. Әйтик, Саха-Якутия Республикасыннан килгән яшьләр дә шундый интернет-проект ясарга теләк белдерде”, – диде Айдар Шәйхин.
 
Форумның ябылу тантанасы 9 октябрьдә Казан Ратушасы бинасында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100