news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин татар балалар лагерьларына квоталар санын арттырырга тәкъдим итте

Татар китабы йорты директоры Татарстанның милли лагерьларына килергә теләүчеләр күп икәнен әйтте.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында татар лагерьларына квоталар санын арттырырга тәкъдим итте.

«Балаларыбыз татар телендә сөйләшә, фикер йөртә алсын дип телибез икән, аларны татар мохитендә тәрбияләргә кирәк. Чит төбәкләрдә, хәтта Татарстан шәһәрләрендә, без бу мохитне тулысынча бирә алмыйбыз. Әкренләп бу мохит район үзәкләреннән дә югала бара. Моның милли фаҗига икәнен без тора бара ныграк аңлыйбыз. Әлегә татар мохите сакланган җирләрдә балаларны туган телдә укытырга кирәк», — диде Айдар Шәйхин.

Татар китабы йорты директоры «Сәләт» аланнары, шулай ук Актаныш, Мамадыш районнарында милли мохит булдырылган лагерьлар уңышлы эшләвен әйтте. Аларда чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрнең балаларына бушлай ял итү мөмкинлеге бар икән.

«Мин гамәлдәге аланнарга квоталар санын арттырырга тәкъдим итәм. Актанышта „Адымнар“ күп телле белем бирү комплексы ачылгач, район үзәгендә читтән килгән балаларны яшәтү мөмкинлеге артты. Актанышта 250 бала урынына биш йөзне кабул итәргә буладыр. Татарстан аланнарына килергә теләүчеләр бик күп», — диде Татар китабы йорты директоры.

Айдар Шәйхин үзе Актаныш лагерында эшләгән вакытын искә алып, урын җитмәү сәбәпле, кайбер балаларны борып җибәрергә мәҗбүр булганын да әйтте.

«Киләчәктә туган телне бушлай өйрәнү мөмкинлеге булачакмы — беркем дә белми. Без әлегә «Алтын гасыр»да яшибез. Әлегә без балаларга татар телен өйрәтә алабыз икән, мөмкинлекләрдән кулланып калыйк», — диде Айдар Шәйхин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100