news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: “Сез “Гыйлем”нең илчеләре булсагыз иде

“Сәлам, Гыйлем” исемле чарада проектка яңа волонтерларны кабул иттеләр.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 22 сентябрь көнне, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Гыйлем” проектының “Сәлам, Гыйлем” исемле яңа сезонын ачу чарасы узды.

“2014 елдан бирле без үстек һәм куйган максатларыбызга ирештек. Безнең быел кадрлар үзгәреше булды. Гыйлемгә яңа йөзләр кирәк. Сез “Гыйлем”нең илчеләре булсагыз иде”, - дип сүзен башлады яңа килгән волонтерларга “Гыйлем” проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин.

“Гыйлем” “Һарри Поттер” романын турылысынча татарчага тәрҗемә итеп бетерергә уйлый. Шулай ук TED Edның татарча 50 видеосы чагар дип көтелә. Шуңа күрә проектка, беренче чирата, инглиз теленнән тәрҗемә итә алган тәрҗемәчеләр кирәк.

Тәрҗемә эшләреннән кала, “Гыйлем” бу сезонда Актаныш районының сәләтле балалар өчен интернат-гимназиясендә үрнәк алырлык татар шәхесләренә багышланган ирекле конференция уздырырга ниятли. Шул ук чара, киңәйтелгән вариантта, Казанда узачак.

Шулай ук, укучылар аласында популярлык алган “Гыйлем” журналының да ким дигәндә бер саны чагачак. Бу сан Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланачак. Киләчәктә журнал электрон вариантка күчәргә мөмкин.

Былтыргы сезонда “Гыйлем” Менделеев таблицасын татарчага тәрҗемә иткән иде. Быел исә алар география һәм йолдызлыкларның татарча атласын чыгаруны максат итеп куя.

“Татар-информ” “Гыйлем”нең БДИ имтиханнарына җәмгыять белеме һәм тарих фәннәреннән белешмәлекләр чыгарырга ниятләве турында язган идек. Айдар Шәйхин бу эшнең быелгы сезонның төп максатларының берсе булып торуын билгеләде.

“Гыйлем”нең яшьләр арасында иң күп популярлык алган чараларының берсе “Хәлбүки” дә быел үз эшен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100