Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Шәйхин “Гыйлем” берләшмәсенең эшен туктатырлык кыенлыклар турында сөйләде
Проект җитәкчесе проблемалардан чыгу юлларын билгеләп узды.
(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Гыйлем” порталының киләчәге шик астында. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Гыйлем"нең баш мөхәррире Айдар Шәйхин сүзләреннән билгеле булды.
Аның әйтүенчә, киләсе 2019 елның августында берләшмәнең эше туктарга мөмкин. Бу - проектның төп алып баручылары булган студентлар һәм аспирантларның киләсе елда укуларын тәмамлап һөнәри тормыш юлларын башлавы белән бәйле. “Проектның нигезендә торган кешеләр киләсе елда укуын тәмамлый, һәркайсы үз тормыш юлын башлаячак. Без ихтыяри нигездә бу проектны дәвам итә алмаячакбыз. Ел саен диярлек волонтерлар арасыннан укуын тәмамлаучылар бар, аннары төп эшләренә чумгач, безгә вакытын багышлый алмыйлар. Нәтиҗәдә, проектның командасы кысыла. Шундый проблема бар. Бу табигый әйбер. Әгәр бу хезмәткәрләр өчен чарасын таба алмасак, эш чыннан да өзелергә мөмкин”, - диде Айдар Шәйхин. Ул командада 26 кеше исәпләнүен әйтте.
Әңгәмәдәш әйтүенчә, әле бер ел дәвамында эш туктамаячак. “Аннары “Вконтакте”да постлар, мәкаләләр барыбер чыгып барачак”, - диде.
Айдар Шәйхин кыенлыклардан чыгуның берничә юлын тәкъдим итте. “Берничә финанс чыганагы бар. Беренчесе краудфандинг, кайбер сайтлар шулай эшли. Гомумән, дөнья күләмендә андый тәҗрибә бар. Популяр сайтлар, мәсәлән, подписка оештыралар. Кешеләр үзләре теләп акча җибәрә. Икенче чыганагы – ниндидер иганәчеләрнең финанславы. Өченчесе – эшебез кысаларында аерым проектларга грантлар алу. Без шушы өч чыганакны җәлеп итү юнәлешендә эшлибез. Бу яңалыктан соң гади халык арасында акча җибәрүчеләр күбәеп китте. Бер юнәлеш эшләп китте”, - дип белдерде ул.
Айдар Шәйхин алдагы бер елда эшләп бетерәсе эшләр күп булуын билгеләп үтте. “Беренче чиратта, фән турында “Каюм” исемле видеоблогны эшләтеп җибәрергә телибез. Алла боерса, көзен эшләтеп җибәрәчәкбез. Моннан тыш, мәктәп укучылары өчен татар шәхесләренә багышланган интеллектуаль конференция үткәреләчәк. “Гыйлем” журналының тагын бер санын чыгарырга уйлыйбыз. Шулай ук, якындагы саннардан контент проектлар бар. Сайтта чыгасы мәкаләләр белән бәйле проектлар. Татар терминнарын бер урында туплап куярга телибез. Сүзлекләрне, үзебездә җыелган яңа терминнарны туплау бер проект булып тора, чөнки без термин эзләп таба алмыйча җәфаланабыз”, - ди ул.
- Проектка 2014 елда нигез салынган. Берләшмә интернетта, социаль челтәрләрдә, төрле чараларда актив рәвештә татар телендә фәнни-популяр мәгълүмат тарата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз