news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәрипов катнашачак "Куандык" фильмы проекты Алма-Ата фестивале питчингында җиңде

Astana Film Found фильмның барлык этапларында тулысынча финанс ярдәме күрсәтәчәк.

Айдар Шәрипов катнашачак "Куандык" фильмы проекты Алма-Ата фестивале питчингында җиңде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Куючы операторы Казан егете Айдар Шәрипов булачак яңа фильм проекты Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивале кысаларында үткәрелгән питчингта җиңеп чыкты.

  • Фильмның эшче исеме “Куандык”. Аның авторлары - Серик Абишев белән Адилхан Ержанов.

Җиңүче сертификатын Алма-Ата кинофестивале ябылу тантанасында аның продюсеры Серик Абишев кабул итеп алды.

Питчинг шартларында күрсәтелгәнчә, Astana Film Found фильмга аның бөтен этапларында тулысынча финанс ярдәме күрсәтәчәк. Бер елдан фильм әзер булып, Almaty Film Festival II Алма-Ата Халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителәчәк.

“Куандык” проектын “Ласковое безразличие мира” фильмын төшергән команда эшләячәк. Фильмның куючы операторы Айдар Шәрипов буласы билгеле. Бу мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә Айдар Шәрипов үзе раслады. Хәзерге вакытта ул Казахстанда яңа проектта эшли.

“Ласковое безразличие мира” фильмын премьерасы Канн кинофестивалендә булган иде. Биредә ул төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмны Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында катнашырга чакырдылар.

“Ласковое безразличие мира” фильмын Казан кинофестивалендә Айдар Шәрипов тәкъдим итте. Фильм «Иң яхшы актер» номинациясендә җиңү яулады һәм гран-при алды.

Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивалендә Айдар Шәрипов бу фильмы белән Операторлык сәнгате буенча жюри призына ия булды.

  • Almaty Film Festival I Алма-Ата Халыкара кинофестивале 15 – 19 сентябрь көннәрендә шәһәр акиматы инициативасы белән үткәрелде. Кинофестиваль жюри әгъзалары арасында француз продюсеры Пьер Спенглер, режиссер, продюсер, немец актрисасы Настасья Кински һәм француз продюсеры Марк Рускар бар. Жюрины өлкән совет һәм Россия кинорежиссеры Сергей Бодров җитәкләде.
  • Төрле илләрдән тәкъдим ителгән 10 фильм «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә көч сынашты. Кинофестивлаь кысаларында питчинг та үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100