news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәмсетдинов: Һәр тел укучыга дөнья белемнәрен туплау чыганагына әйләнергә тиеш

«Адымнар» күптелле мәктәбе директоры күптелле белем бирүнең төп аермасы — туган телне һәм башка чит телләрне тирәнтен өйрәнүдән тыш, шушы телләрдә гомуми белем бирү дип саный.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов фикеренчә, укучы һәркөнне үзенә фәнни, мәдәни, хәтта сәяси ачышлар ясый. Шуның өчен һәр тел укучы өчен дөнья белемнәрен туплау чыганагына әйләнергә тиеш. Бу хакта ул журналистларга мәктәп ачылу тантанасыннан соң сөйләде.

«Уку планын төзегән вакытта һәр тел функциональ дәрәҗәгә җитү максатын куя. Коллективыбызның төп өлешен 165нче мәктәп укытучылары тәшкил итә. Өченче сыйныфтан алып сигезенчегә кадәр һәм унынчы сыйныфка өстәмә рәвештә балалар кабул иттек, аларны күптелле сыйныфларга тупладык. Төп ике мәсьәләгә игътибар иттек: бала туган телен камил белергә һәм инглиз теленнән дә белем дәрәҗәсе булырга тиеш иде», — диде ул.

Директор күпләп тел өйрәнүне мөмкин хәл түгел, диде. «Кешенең мие дә чикләнгән. Безнең фикеребезчә, укучы мәктәпне тәмамлаганда өч телне — татар, рус һәм инглиз телләрен белергә тиеш. Бишенче сыйныфтан башлап икенче чит тел дә өстәлә. Аны укучы үзе сайлый. Сайлауга испан, гарәп һәм кытай телләре тәкъдим ителә», — диде ул.

Айдар Шәмсетдинов күптелле мәктәпләрнең 1960 елларда гына күпләп ачыла башлавын искәртте. «Димәк, күптелле мәктәпләр өчен дәреслекләр 50-60 ел элек өчен чыккан, шуннан бирле яңартылмаганнар. „Просвещение“ нәшрияты белән төзелгән заказ — уникаль проект. Ул дәреслекләр тулысынча федераль дәүләт белем бирү стандартларына яраклаштырылган», — дип ачыклык кертте директор.

«Сыйныфта татар теленең укытылуы баланың сайлавыннан тора. Икетелле сыйныфта ул атнасына ике сәгать, ә күптелле сыйныфта тирәнтен рәвештә атнасына биш сәгать укытыла. Күптелле мәктәптә математикадан тыш, барлык фәннәр дә татар телендә икенче сыйныфка кадәр укытыла. Җиденче сыйныфтан алып унберенче сыйныф аралыгында кергән фәннәр өчен дәреслекләр махсус инглиз телендә чыгарылды», — диде ул.

Директор сүзләренчә, Президент ярдәме белән, тарих һәм җәмгыять белеме дәреслекләре дә татар телендә нәшер ителгән.

Казан — «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелгән Татарстанның беренче шәһәре. 2022 елга кадәр республикада мондый алты мәктәп ачылачак. Полилингваль мәктәпләр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә булдырылачак. Проектның төп максаты — укучыларга татар, рус, инглиз телендә белем алу мөмкинлеге тудыру, милләтара татулык рухында укыячак белем бирү комплексы моделен төзү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100