news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев: “Татарстанда милли массакүләм мәгълүмат чараларына аерым мөнәсәбәт барлыкка килде”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы милли массакүләм мәгълүмат чараларының үсешенә багышланган матбугат очрашуы узды

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстандагы милли массакүләм мәгълүмат чараларының үсешенә багышланган матбугат очрашуы узды. Журналистлар белән “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев аралашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: очрашуда сүз күбесенчә басма матбугат тирәсендә әйләнде, милли телдә телевидение һәм радиотапшырулар эшләү мәсьәләләре нигәдер читтәрәк калды.
Айдар Сәлимгәрәев “Татмедиа” агентлыгының узган ел нәтиҗәләре буенча “Ел тиражы” милли премиясенә лаек булуын билгеләп үтте. Аның кысаларында холдинг “2010 елда массакүләм мәгълүмат чараларын милли телләрдә чыгаручы зур нәшрият йорты” номинациясендә җиңгән.
Татарстанда милли массакүләм мәгълүмат чараларына аерым мөнәсәбәт барлыкка килүен белдерде. “Мин күптән түгел генә Идел буе федераль округының үсеш концепциясе белән таныштым. Анда милли массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур игътибар бирелә”, - дип белдерде ул.
Татарстанда милли телләрдә (күпчелеге – татар телендә, чуваш һәм удмурт телләрендә) 116 газета, 28 журнал дөнья күрә. “Чаян”, “Татарстан” журналлары эшчәнлекне ике телдә алып бара. Республикада милли матбагаларның чыга башлавына туксан елдан артыграк вакыт үткән. “Милли матбагаларның ябылмавы, ә динамик рәвештә үсүе шатландыра”, - диде А.Сәлимгәрәев. Республикада милли басмаларның гомуми тиражы 190 мең данә тирәсе.
Ул “милли басмаларның тиражы кими”, дисә дә, яңа язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча конкрет нинди басмаларның тиражы күпмегә кимегәне әйтелмәде. Бары тик шәһәрләрдә, басмаларны таратуның сыйфаты төшү белән бәйле рәвештә, язылучылар саны кимегәнлеге билгеләп үтелде. Матбагаларның саны исә алдагы еллардагыча сакланган.
Милли массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең санына килгәндә, аларда журналистлар саны шул килеш калган, ә техник хезмәткәрләр саны кимегән, чөнки заманча компьютерлар күп нәрсәне эшләргә мөмкинлек бирә, дип аңлатты ул. Шулай ук милли матбугатның яшь кадрлар хисабына тулылануы билгеләп үтелде.
Очрашуда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә республикада чыккан газеталарны вакытында илтеп җиткерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Айдар Сәлимгәрәев хәбәр иткәнчә, төбәкләрдәге татар телле матбагалар өчен республика 8 полосада кушымта эшләп җибәрәчәк. Анда Татарстан яңалыклары да, татарлар тупланып яшәгән төбәкләрнең яңалыклары да булачак.
“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев, агымдагы елдагы бурычларга тукталып, милли матбугат чараларының үзгәрергә, заманча фикер йөртергә һәм уңышлы кешеләр өчен эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Заманча тенденцияләрне күздә тотып, дистә еллар дәвамында салынган традицияләрне искә алып иҗат итәргә чакырды. Агымдагы елда басмаларның кәгазь вариантларын саклап калу белән бергә, матбагаларның күпчелеген интернет сайтлар буларак үстерү дә көтелә.
Бүгенге очрашуда шулай ук үсеп килүче буынны туган телләрне өйрәнүгә басмаларның интернет-сайтлары аша җәлеп итү, почта хезмәтенең газета-журналларны таратудагы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot