news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе булды

Бу турыда боерыкны Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президентының яңадан булдырылган Мәгълүмати-аналитика идарәсен Айдар Сәлимгәрәев җитәкләячәк. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр итте.

Идарә беренче тапкыр 2011 елның гыйнварында булдырылды, ә  2012 елның августында бетерелде. Ул вакытта әлеге идарә нигезендә яңа бүлекчәләр оештырылган иде.

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президентының яңадан булдырылган Мәгълүмати-аналитика идарәсен җитәкләгәнгә кадәр, Татарстан Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән. Ягъни Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире булган.

Аңа кадәр ул 2009 елдан 2012 елга кадәр “Татмедиа” ААҖен җитәкләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot