news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Социаль челтәрләр ярдәмендә халык белән элемтә булдыру мөһим

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе социаль челтәрләрдә эшләү буенча лидерларны атады.

Айдар Сәлимгәрәев: Социаль челтәрләр ярдәмендә халык белән элемтә булдыру мөһим
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен социаль челтәрләр ярдәмендә аудитория белән элемтәләр булдыру — «Татмедиа» өчен өстенлекле бурычларның берсе санала. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

Аның әйтүенчә, балалар-үсмерләр өчен басмалар арасында социаль челтәрләрдә «Идел» журналы лидер. Аның 41 меңнән артык язылучысы бар. Журналлар арасында «Сөембикә» алда бара — 34 мең язылучы. Республика газеталары арасында беренче урында «Акчарлак» газетасы, аның 113 меңнән артык язылучысы бар. Район басмалары арасында «Челнинские известия» газетасы 52 меңнән артык язылучы җыйган.

Айдар Сәлимгәрәев телеканаллар да социаль челтәрләрдә эшчәнлеген киңәйтүен билгеләп узды. «ТМТВ» телеканалы соцчелтәрләрдә аудитория саны буенча лидер санала, җәмгысе 258 меңнән артык язылучысы бар.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100