news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев шагыйрь Зәки Нури каберен тәртипкә китерде

Җыештыру эшләре Татарстан үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

Айдар Сәлимгәрәев шагыйрь Зәки Нури каберен тәртипкә китерде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Казанның Арча зиратында күренекле татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури һәм аның тормыш иптәше Валентина Нуретдинова каберләренең чардуганын буяды, кабер ташларының тузанын сөртте.

Чара Татарстан үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

«Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы кысаларында күренекле шәхесләребезнең каберләрен чистартабыз. Бүген әле Туган тел көне дә. Үзебезнең легендар шагыйребез, журналист, татар мәдәниятен, телен үстерүгә зур өлеш керткән Зәки Нурины искә алдык. Ул Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Бүгенге көндә аңа хөрмәт күрсәтү — безнең өчен зур горурлык», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Шулай ук «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе җәмәгать эшлеклесе каберенә чәчәкләр салды.

Фән һәм технологияләр елы уңаеннан оештырылган мондый акцияләр атна буе дәвам итәчәк.

Зәки Нури 1921 елда ТАССРның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Туган ягына әйләнеп кайткач, Казанга килә һәм «Татарстан яшьләре» газетасында, Татарстан китап нәшриятында, Язучылар союзында эшли. Шулай ук Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Язучылар берлеге рәисе булып эшли. 

Өч тапкыр Казан шәһәр советы депутаты була. Әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен «Почет Билгесе», 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Тәрҗемә китапларын да исәпкә алып, Зәки Нуриның барлыгы алтмышлап китабы дөнья күргән. Шагыйрь 1994 елда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100