Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Сәлимгәрәев: Район мәгълүмат чараларының яраткан һәм тугры укучылары бар
Районнарда басмалар дәүләт ярдәменә мохтаҗ, диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Хәтта зур шәһәрләрдә дә реклама базарының кимүе шартларында «Татмедиа» муниципаль басмалары иҗтимагый-сәяси көн тәртибен яктыртучы бердәнбер массакүләм мәгълүмат чаралары булып кала. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев оешманың йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
«Шуңа күрә аларны яраталар һәм аларның үзләренең тугры укучылары бар. Һичшиксез, алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ», - диде ул.
Сәлимгәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка техник җиһазландыру һәм узган елда хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру буенча күрелгән нәтиҗәле чаралар өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең бурыч - эшкә яңа ысуллар кертү. Без яңа стандартларны укыту һәм гамәлгә кертү өчен мөмкин булган барлык мәйданчыкларны файдаланачакбыз, бу редакцияләр эштә заманча алымнардан калышмасын өчен кирәк», — дип искәртте агентлык башлыгы.
Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз