news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Почтальоннар абунәчеләр белән аралашуны туктатты

«Россия почтасы»ның Татарстан бүлеге белән агентлык уртак тел табарга тырыша», — дип белдерде агенлык җитәкчесе.

Айдар Сәлимгәрәев: Почтальоннар абунәчеләр белән аралашуны туктатты
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Почтальоннар, бигрәк тә, шәһәрләрдә абунәчеләр белән аралашуны туктатты. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

Ул газета-журналлар китерүгә дотацияләрне бетерү аларны укырга теләүчеләрне мәхрүм иткәнен билгеләп узды. Аның фикеренчә, проблема укучының Интернетка китүендә генә түгел. Басма матбугатка ихтыяҗ әле һаман саклана, ди ул.

«Матбугатны вакытында китерү генә түгел, почтальоннар булмау проблемасы бар. «Россия почтасы»нда көне буе чират торып язылу өчен шул басмага бик тугры булу кирәк», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул почтальоннарның абунәчеләр белән элемтәләре өзелү проблемасы вакытлы матбугатның нигезле приципларын бозуын әйтте. «Бу гомумроссия проблемасы, ул Татарстан бүлегенә генә кагылмый. «Россия почтасы»ның Татарстан бүлеге белән агентлык уртак тел табарга тырыша», — дип белдерде.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100