news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев олы яшьтәге журналистларның куркуы белән эшләргә кирәклеген әйтте

«Цифрлы компетенцияләр аларга шәхес үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. 90нчы елларны узган кешеләр — аерым бер буын», — диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев олы яшьтәге журналистларның куркуы белән эшләргә кирәклеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, олырак яшьтәге журналистларның куркулары белән эшләү бурычы тора.

«Безнең бурыч — аларга үзләренең мәгънәви фикер йөртүчеләр булуын аңларга ярдәм итү. Алар да булдырачак, яңача эшләү ул кыен түгел. Цифрлы компетенцияләр аларга шәхес үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. 90нчы елларны узган кешеләр — аерым бер буын», — диде Айдар Сәлимгәрәев ведомствоның коллегия утырышында.

Ул, шулай ук, быел зур медиамәктәп ачу планы булганын әйтте. Айдар Сәлимгәрәев фикеренчә, безгә бүгенге процесслар турында сөйләшү җитми. «Кызганыч, журналистика гаеплеләрне эзләүгә таба тәгәри. Безгә гавәми дискурс җитми, ә процесслар бик тиз бара», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot