news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Милли матбугатны югары белемле журналистларсыз үстереп булмый

«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе татар журналистларын әзерләү турында сөйләде.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Милли матбугат чараларын югары белемле, заманча фикер йөртә торган журналистлардан башка үстереп булмый», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Медиада эшләргә теләк белдерүче, туган телен яхшы белүче яшьләрне ачыклау максаты белән, редакцияләр югары һөнәри уку йортлары белән хезмәттәшлек итә», — диде ул Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

«Татарстан журналистикасында белгечләр үстерүдә КФУның Журналистика, медиакоммуникацияләр югары мәктәбе үз өлешен кертә, ләкин татар юнәлешендә бюджет урыннары җидәү генә», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул «Татмедиа» АҖ каршында журналистика мәктәбе оештырылганын әйтте. «Республика Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2018-2019 елларда барлыгы 16 студент институтка урнаштырылды. Алар редакцияләргә беркетелде. Быел проектның беренче карлыгачлары татар редакцияләренә эшкә урнашачак», — диде.

Шулай ук, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бюджет хисабына журналистлар әзерли башлаганын искәртте. «Булачак журналистлар редакцияләрдә практика уза. Бу редакцияләрнең җитәкчеләре үзләре дә студентлар белән очрашулар уздыра. 2022 елда — 21 студент, 2023 елда 20 студент диплом алачак», — дип хәбәр итте Сәлимгәрәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100