news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев: Милли кадрлар бүген үк кирәк

«Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе коллегия утырышында кадрларга ихтыяҗ проблемасын күтәрде.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тармак өчен мөһим сорауларның берсе — милли кадрлар әзерләү. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев йомгаклау коллегиясендә әйтте. 

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018-2019 елларда „татар журналистикасы“ белгечлеге буенча белем алу өчен абитуриентларны максатчан кабул итү оештырылды. КФУда республика бюджеты хисабына белем алучы беренче сигез студент быел диплом алып, республика һәм район редакцияләренә эшкә урнаштырыла», — диде Сәлимгәрәев.

Ул 2019 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен журналист квалификациясенә белгечләр әзерләнгәнен искәртте.

«Редакцияләрнең югары уку йортлары белән багланышларын дәвам иттерү, укыту процессында катнашу, редакцияләрдә стажировка мәйданнарын булдыру, максатчан укытуны дәвам иттерү зарур», — дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул бүген журналистларны бары тик «Татмедиа» һәм «Яңа гасыр» ТРК укытуын искәртте. «Республика масштабларында бу аз. Кадрлар инде бүген кирәк», — диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot