news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев: Медиа реклама керемнәренең 50 процентын югалтты

«Республика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелде. Кабул ителгән чаралар ярдәмендә социаль әһәмияткә ия басмаларга язылу, былтыргыга караганда, 20 процентка артты», — диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев: Медиа реклама керемнәренең 50 процентын югалтты
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Пандемия медиаөлкәгә дә кагылды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев медиа реклама керемнәренең 50 процентын югалтканын әйтте.

«Бар кеше дә җиңел генә чыга алмады, кайберәүләр базардан китте. Кечкенә форматлы басмалар пәйда булды. Шул ук вакытта медиа тармагы пандемиягә бәйле рәвештә тотрыклыкны саклап калу өчен ярдәм дә алды», — диде ул «Татмедиа»ның коллегия утырышында.

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате буенча медиа тармагы чикләүләр аркасында зыян күргән тармак булып танылганын искәртте. 

«Республика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелде. Кабул ителгән чаралар ярдәмендә социаль әһәмияткә ия басмаларга язылу, былтыргыга караганда, 20 процентка артты», — диде.

«Шулай да, тиражлар узган елга караганда кимеде. Басма матбугатның төп бурычы — алдагы үсеш юнәлешен саклау», — диде Сәлимгәрәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot