Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Сәлимгәрәев: Матбугат сәркатипләренең статусын күтәрү кирәк
Ул матбугат сәркатибенең эш функционалын киңәйтү ихтыяҗы булуын әйтте.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җәмәгатьчелек фикерен тудыру, халык белән даими эшләү өчен, министрлык-ведомстволарга, муниципалитетларга, предприятиеләргә эш юнәлешен үзгәртеп, матбугат сәркатибе функционалын киңәйтеп, аның статусын күтәрергә кирәк.
«Әлегә дәүләт хакимияте органнарының медиакиңлектә дәрәҗәсе өчен җавап бирүче белгечләрнең роле сизелми диярлек», — дип белдерде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта министрлык һәм ведомство матбугат хезмәтләренең эшендә төп юнәлеш, нигездә, пресс-релизлар әзерләү һәм ММЧ белән элемтәдә тору.
«Дәүләт хакимиятенең барлык органнарында да штат расписаниесендә матбугат сәркатибе дигән ставка юк. Күп очракта матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре оештыру һәм административ-хуҗалык бүлекләре, бухгалтерия, ведомство карамагындагы структуралардагы ставкаларга рәсмиләштерелгән. Без, үз чиратыбызда, җәмгыять белән диалог урнаштыру өчен халык һәм хакимият багланышлары механизмын булдыру буенча бердәм методологик җаваплылык үзәге булырга әзер», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз